Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (3 – 9 АВГУСТ)

3 август – тулы ай. Бу чорда мөнәсәбәтләрне өзү куркынычы артачак. Күптән инде арада барысы да шома булмаган парлар куркыныч астында.

4 августтан 9 августка кадәр – кимүче Ай. Хәзерге вакытта күченү актуаль. Сезгә, хәтта әйберләрегез бик күп булган очракта да, берни комачауламас. Бернинди проблема  да юк!
Кучкар. Хәзер сезнең ялгыз каласыгыз килә. Якыннарыгыздан шушы көннәрдә сезне аңларга тырышуларын үтенегез. Эштә сезне бик уңышлы көннәр көтә. Ләкин җитәкчелектән мактау булмаячак. Сезнең тырышуларыгызны соңрак сизәчәкләр. 
Үгезбозау. Сезгә хәзер кызыксынучанлык комачауламас. Әгәр бернәрсәне дә үткәреп җибәрергә теләмәсәгез, барысы белән дә кызыксыныгыз. Өйдә дә, эштә дә көч кирәк булачак. Аны бушка әрәм итмәгез. Вакыт ягы кысанрак булачак. Башка вакытка билгеләргә мөмкин булган кайбер очрашуларны кичектереп куегыз.
Игезәкләр.  Әлеге чорда сез, нәтиҗәсе өчен борчылмыйча, теләсә нинди җитди эшкә тотына аласыз. Ул яхшы булып чыгачак! Акчаны әлегә сарыф итәргә кирәкми. Банкта аерым счет булдырыгыз һәм даими рәвештә аны тулыландырыгыз. Сак булыгыз, эшегездә сезнең турыда гайбәт таралу куркынычы зур. 
Кысла. Йорт конфликтлары аркасында сезнең кәефегез начарлануы ихтимал. Ачуланышуны булдырмаска тырышыгыз. Теләсә нинди башлангычлар хәзер уңышсыз тәмамланачак. Шулай булгач, әгәр дә сезнең бу көннәрдә берәр нәрсә планлаштырылган булса да, тукталып торыгыз. Ялларда эштән баш тартырга тырышыгыз, ял итегез.
Арыслан. Сезнең үзгәрүчән кәефегез күпләрне аптырашта калдырыр. Әгәр хис-кичерешләрне тыя алмасагыз, ялгызлыкта булу яхшырак. Атна ахырына инде сез өйдә нәрсәне дә булса үзгәртергә теләүне тоячаксыз. Ихтыярыгыз! Бу чор күп кенә яңа танышлыклар вәгъдә итә. Алар сезгә файдага булыр. 
Кыз. Хәтта әгәр сездә хәзер проблемалар туса да, алар турында беркемгә дә сөйләмәгез. Ярдәм итмәсләр, ә менә тәгәрмәчкә таяк тыгарлар. Шәхси мөнәсәбәтләрдә тынлык башлана. Йолдызлар сезгә үз тормышыгызда нәрсәне үзгәртә алуыгыз турында уйланырга киңәш итә.
Үлчәүләр. Сезне романтик мавыгулар көтүе дә ихтимал. Иң мөһиме, аерым өметләр тудырмагыз, җитди мөнәсәбәтләр барып чыкмаячак. Иң яхшысы үзлегеңнән белем алу белән шөгыльләнегез: бу көннәрдә яңа нәрсәләргә өйрәнү начар түгел.   
Чаян. Сезне бик күп очрашулар көтә – күңеллеләре дә һәм бик үк яхшы булмаганнары да. Сездә тискәре хисләр уята торган кешеләрне үз тормышыгыздан сызыгыз. 4-8 август көннәрендә сез моңарчы күрелмәгән арыганлык сизәрсез. Үзегезне саклагыз һәм физик авырлыклардан баш тартыгыз.
Укчы. Сезгә үзегезнең оештыру сәләтен күрсәтергә вакыт җитте. Әгәр биеклектә булсагыз, хезмәт һәм премия буенча күтәрелүне көтә аласыз. Акча белән хәзер барысы да бик яхшы булачак, шуңа күрә зур әйберләр сатып ала аласыз. Ә менә мәхәббәттә хәзер бәхет елмаймый, шуңа әзер булыгыз. 
Кәҗәмөгез. Үзегезгә ышаныч хәттин ашкан булыр. Әмма акыл белән эш итегез! Эштә сезгә өстәмә эшләр тәкъдим итүләре ихтимал. Түләү сезне канәгатьләндермәсә, риза булмагыз! Ял көннәрен файда белән үткәрергә тырышыгыз, җыелып өлгергән эшләрне хәл итегез.
Сукояр. Сезне финанс югалтулары көтү ихтималы зур. Иң мөһиме, кайгырмаска, ә яңадан җыя башларга. Туганнар белән мөнәсәбәтләрдә начаррак булачак. Мөгаен, ызгышсыз да, аңлашылмаучанлыкларсыз да булмас. Хәл киеренке булачак. Бары тик балалар гына уңышлары һәм ихлас мәхәббәте белән сөенәләр. 
Балыклар. Әгәр сезнең сәламәтлегегез белән нинди дә булса проблемалар булса, хәзер сез алар турында онытырсыз. Ниһаять, сез үзегезне яхшы хис итәрсез! Якыннарыгыз белән аралашуга бөтенләй вакыт калмаячак. Шуңа күрә каршылыклар туарга мөмкин. Үзегезнең графикны ял көннәренә булса да бушрак итәргә тырышыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса