Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (22-28 февраль)

22–26 февральдә ай үсә. Төрле башлангычлар өчен иң яхшы вакыт. Һаман артка чигереп килгән максатларыгыз һәм планнарыгыз бар икән, тәвәкәлләгез! Нәкъ менә хәзер башлаячак эш сезгә ярыйсы гына финанс керемнәре китерәчәк дип вәгъдә итә йолдызлар.

27 февраль – ай тулган көн. Аралашуларны мөмкин кадәр киметегез, бигрәк тә күңелне төшерә торганнарын. Кем белән дә булса аралаша башласагыз, хәлсезләнүегезне сизәрсез. Бу көнне өйдә үткәрү яхшырак.

28 февральдә ай кими башлый. Язмышка ышаныгыз. Хәзер ни генә булса да, моңа каршы килмәгез. Сезгә ничек яхшырак булачагы инде хәл ителгән.

 

Кучкар. Финансларда күп нәрсә сезнең шәхси мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә яхшы булуына бәйле – бу партнерга да, хезмәттәшләрегезгә дә, җитәкчегә дә кагыла. Әгәр барысына да ачкыч таба аласыз икән, ә чын Кучкарлар өчен бу проблема түгел, сезнең мәнфәгатьләрне беркем дә кысмаячак.

Үгезбозау. Эш һәм карьера хәзер сезне барыннан да ныграк борчый торган әйберләр. Сез бөтен нәрсәне күңелегезне биреп эшләргә күнеккәнсез һәм аның нәтиҗәсе нинди булуы да әһәмиятле. Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр яхшы булачак, ләкин җитәкче белән мөнәсәбәтләр турында алай дип әйтеп булмый.

Игезәкләр. Әгәр сезгә төрле күңелсезлекләрдән дусларны коткару ошый икән, бу чор бик тә туры килә. Ләкин сез генә барысына да ярдәм итеп  калмассыз, кирәк чакта үзегезгә дә булышырлар. Шулай булгач, дусларыгызны шелтәләгәндә, сезгә дә ярдәм кирәк булырга мөмкин икәнлеген исегезгә төшерегез.

Кысла. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өлешенә туры килгән авыр йөкне үз җилкәгезгә аласыз икән, бу атна җиңелләрдән булмас. Хәзер сәламәт эгоизм күрсәтергә һәм үзегез турында кайгыртырга вакыт. Күбрәк ял итегез.

Арыслан. Күп кенә Арысланнарның гаиләләре төрле тетрәнүләр һәм борчулар кичерәчәк. Беренче чиратта, бу тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләргә кагылырга мөмкин. Бәлки, сез белергә тиеш булмаган нәрсәләр ачыкланыр.

Кыз. Алдагы эшләргә һәм максатларга финанслар туплау бу сезнеңчә. Бигрәк тә уйлаган планнарыгыз зур чыгымнар таләп итсә. Хәзер мая туплау вакыты, өстәвенә, сезнең эшкә акча кертергә әзер кешеләр табылачак.

Үлчәү. Каядыр ял итәргә бару турында кызыклы тәкъдимнән колак кага күрмәгез. Яки сәфәр эшлекле булачак, әмма аны бер үк вакытта файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә эш белән ялны берләштерергә мөмкин булачак. Сәяхәттән искиткеч истәлекләр калачак.

Чаян. Өй тормышына ниндидер үзгәрешләр кертергә ниятләгән Чаяннар өчен яхшы чор җиһазларның урыннарын үзгәртергә, обойларны алыштырырга, әбине үзегезгә яшәргә алып килергә яки үзеңә туганнарга күченергә... Туганнар белән аралашу актив һәм катлаулы булачак.

Укчы. Бу атнада сез бик шатлыклы хәбәр алачаксыз. Күптәннән өметләнеп көткән кадерле хыялыгыз тормышка ашачак. Ниятләрегез турында сөйләп йөрмәгез,хыялыгызның тормышка ашуына төгәл ышанганчы, серне саклагыз.

Кәҗәмөгез. Хезмәттәшләр белән киеренке мөнәсәбәтләр – бер яктан, эштә кечкенә флирт – икенче яктан. Сезнең гайбәт һәм юк-бар сүзләр чыгуга сәбәпче булуыгыз бар, бигрәк тә – хезмәт урынында ачыктан-ачык мәхәббәт  бәйләнешләренә керсәгез. Шулай булгач, үзегезнең шуклыгыгызны сер итеп сакларга тырышыгыз.

Сукояр. Эшлекле партнерлар белән актив сөйләшүләр һәм хезмәттәшлекнең төрле вариантлары турында фикер алышу үзенең уңай нәтиҗәләрен китерәчәк. Тотрыклы позиция, үз сүзеңдә тора белү һәм юмор хисе бу кыйммәтле сыйфатлар сезгә сөйләшүләр алып барганда кирәк булачак.

Балык. Партнерлар һәм хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләрдә беркадәр киеренкелек туачак. Ул күптәннән җыелган каршылыклар белән бәйле булачак. Сезнең инде хезмәттәшләрегез артыннан иярәсегез килми, аларның да сезгә әйтәсе сүзләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса