Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (21–27 ДЕКАБРЬ)

21–27 декабрьдә ай үсә. Очрашулар өчен бик уңай чор. Башлап йөрүче хатын-кыз булса, яхшырак.

Беренче адымны ясаудан һәм сөйгәнегез өчен кызыклы берәр нәрсә уйлап чыгарудан курыкмагыз. Мәсәлән, кичке аш әзерләгез, шәм кабызыгыз, якын кешегезгә сюрприз ясагыз.

 

Кучкар. Ниһаять, уңай үзгәрешләр вакыты да килеп җитте. Зур акча эшләү өчен төрле реаль мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Әле барысы да ачыкланып бетмәгән, бөтен проблемалар да хәл ителмәгән булса да, туннель ахырында яктылык инде күренә.

Үгезбозау. Планеталар сезгә бай танышлар һәм дуслар тарафыннан уңай мөнәсәбәт һәм яхшы караш вәгъдә итә. Нәкъ менә алар килеп туган финанс кыенлыкларын җиңәргә ярдәм итәчәк һәм, иң мөһиме, бурычыгызны тиз арада кайтаруны таләп итмәячәкләр.

Игезәкләр. Ялгыз бүре булып, гаиләдә һәр нәрсәдән читтә торуыгыз ихтимал. Хәзерге вакытта гаилә бурычлары сезгә бик күңелсез тоела – бөтенесен дә онытырга һәм чын-чынлап төрле мәшәкатьләрдән ял итәргә телисез.

Кысла. Әлеге чорда күпсанлы күңелле очрашулар һәм яңа танышулар булырга мөмкин. Аларның берсе дә җитди мөнәсәбәтләргә әйләнмәсә дә, сез күңел ачарсыз һәм, ниһаять, үзегезне чын-чынлап сөекле, ягымлы һәм чибәр хатын-кыз итеп хис итәрсез.

Арыслан. Эштә – хезмәттәшләрегез белән тоташ аңлашылмаучылыклар һәм кыенлыклар. Сезне даими рәвештә уңайсыз хәлдә калдырулары бар, ә җитәкчелек эш сәгатьләреннән тыш эшләргә күндерәчәк. Бөтенесен ташлап, бераз ял итеп алырга теләгегез булса да, барысын да алыштырырга һәм ярдәм итәргә туры киләчәк.

Кыз. Дустанә компаниядә җиңел флирт барлыкка килергә мөмкин. Ләкин сүз бернинди җитди мөнәсәбәтләр турында да бармый. Батырлыкларга күңелегез һич тә тартмый, элеккеге мөнәсәбәтләр турындагы истәлекләр дә әле бик яңа.

Үлчәү. Күңелле яңалыклар клиентларыгыздан яки партнерларыгыздан киләчәк – үзара эш шулкадәр нәтиҗәле булып чыкты, сезнең белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә яисә контрактны озайтырга карар кылдылар. Киләчәктә сезнең контораны яхшы табыш көтә, ә шәхсән үзегезне – премия.

Чаян. Урынсыз икеләнүегез һәм уңайсызлануыгыз эшлекле кеше һәм профессионал имиджына зыян китерергә мөмкин. Сезгә дәшми калырга кирәкмәс, үз сүзегезне кыю әйтегез – нәрсәләр һәм ниләр эшли белгәнегезне сөйләгез, осталык серләре белән уртаклашыгыз – болар барысы да сезнең файдага булыр.

Укчы. Астыртын хәйләләр һәм мәкерле уеннар эштә сезне җитди борчыячак. Әмма булган хәлләргә ниндидер йогынты ясый алуыгыз икеле – бары тик, контрольдән чыгармыйча, вәзгыятьне күзәтеп торырга гына кала.

Кәҗәмөгез. Планеталарның йогынтысын сез үзегездә шунда ук тоячаксыз – шау-шулы дуслар, туйдырып бетергән гашыйк булып йөрүчеләр каядыр юкка чыгачак. Әлеге атнаны тыныч шартларда үткәрергә кирәк. Бу, бер яктан, яхшы, ә икенче яктан, гадәти түгел.

Сукояр. Бу атнада шәхси тормышыгызда якты вакыйгалар көтелә, алар бер мизгел эчендә хезмәт эшчәнлегендә дә зур үзгәрешләр китереп чыгарачак. Үзегез яки якыннарыгыз турында начар хәбәрләр ишетсәгез, мөнәсәбәтләрне ачыкламагыз һәм бернәрсәне дә йөрәгегезгә якын кабул итмәгез. Сезнең исемегезгә тап төшәрлек түгел.

Балык. Эмоциональ-психик һәм физик халәтегез мактанырлык түгел. Зур планнар төзергә кирәкми. Әкрен генә башланган эшләрне тәмамлагыз. Атна ахырында килгән мәгълүмат ялган булырга мөмкин. Шулай ук финанси характердагы тәкъдимнәргә сак карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса