Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (17–23 АВГУСТ)

17-18 августта ай кими. Бу чорда йортыгызда гармония һәм тынычлык хөкем сөрәчәк. Әлеге вакытны ялгызлыкта булу яки якыннарыгыз белән аралашу өчен файдаланыгыз. Ызгышлар һәм мөнәсәбәтләрне ачыклау кирәкмәс.

19 августта яңа ай туа. Бу көнне үз мәнфәгатьләрегезне беренче урынга чыгарыгыз. Беркемгә дә юл куймагыз, үз фикерегезне яклагыз.

20 августтан 23 августка кадәр ай үсә. Эштә сезне карьера үсеше көтә. Элек мөмкин булмастай тоелган планнарыгызны тормышка ашыра алачаксыз. Ул гына да түгел, хезмәтләрегезне җитәкчелек күреп алачак һәм сезгә моның өчен өстәп түләргә дә телиячәк.

Кучкар. Авантюраларга әзер булыгыз, алар сезне адым саен сагалап тора. Бәхәсле сораулар туганда, кем белән дә булса киңәшләшегез, үз-үзегезгә генә таянмагыз. Ял көннәрдә эштән ял итегез һәм вакытыгызны дусларыгыз белән үткәрегез, бигрәк тә әгәр сез күптән күрешмәгән булсагыз.

Үгезбозау. Барысына да тиешле вакытта өлгерергә теләсәгез, сезгә тапкырлык күрсәтергә туры киләчәк. Йорт һәм гаилә читтә торачак, аның каравы, сез калганын эшләргә өлгерәчәксез! Әгәр сезнең алда хәзер яңа перспективалар ачылса, гаҗәпләнмәгез. Теләсә нинди тәкъдимнәргә ризалашыгыз.

Игезәкләр. Үзегез өчен сайлаган юнәлештә хәрәкәт итүегезне дәвам итегез. Сезнең уйлар хыяллар белән тулы булачак, әмма әлегә аларны тормышка ашыру мөмкин түгел. Бу чорда сез уйланылмаган   карарлар кабул итәргә сәләтле. Кызганычка каршы, аларның кайберләре ялгыш булып чыгачак.

Кысла. Очрашуларга әзерләнегез: тәкъдимнәр берьюлы берничә булыр. Ләкин тарафдарларны җентекләп сайлагыз! Акчага кагылышлы теләсә нинди карар берничә тапкыр үлчәнергә тиеш. Шулай ук ашказанына авырлык килү куркынычы да бар, ризыклар белән сак булыгыз.

Арыслан. Очраклылык очраклы түгел  –  бу хәзер сезнең турыда. Билгеләргә игътибар итегез һәм алар сезгә алга таба юл күрсәтерләр. Мәхәббәт бу вакытта беренче планга чыгачак. Хәтта кайбер эш карарларын да, бу хисләргә бөтен барлыгыгыз белән бирелүегез нәтиҗәсендә, кичектереп торырсыз. Һәм бу үзен аклаячак.

Кыз. Күчемсез милек белән бәйле теләсә нинди килешүләр төзү өчен яхшы вакыт. Хәзер аны сатып алу бигрәк тә отышлы. Бурычка акча алмаска тырышыгыз: соңыннан кайтарырга кыен булачак. Тамагыгызны саклагыз: авырып китү ихтималы зур. Шунда ук дәвалана башлагыз!

Үлчәү. Бу атнада күңелегезгә якын кешеләр белән генә аралашырга тырышыгыз. Кәефегезне боза алырдайларын якын җибәрмәгез. Табигатьтә ял итү әлеге чорда ял көннәре өчен иң яхшы сайлау. Иң мөһиме, авырмас өчен җылырак киенергә кирәк.

Чаян. Эш һәм бурычларның күплегеннән барысына да өлгерүе авыр булачак. Планнар төзегез һәм үзегезгә дедлайннар куегыз: шулай җиңелрәк булыр. 19-23 август көннәрендә сезне бүләк көтә. Ул матди эквивалентта чагылырга да, башкача да булырга мөмкин.

Укчы. Хәзер шикләнүчәнлекне һәм куркуны артта калдырырга туры киләчәк. Алар сезгә яңа башлангычларда комачау гына итәчәк. Туганнарыгыз хәлне катлауландырырга гына мөмкин, шуңа күрә әлегә аларга кыенлыклар турында сөйләмәгез. Балалар белән аралашырга онытмагыз – алар сезне сагына һәм игътибарыгызны көтә.

Кәҗәмөгез.  Шушы чорда очраячак кешеләр белән аралашудан файда алырга тырышыгыз. Ә менә якыннарыгыз белән сак булыгыз: алар иң уңайсыз моментта кыен хәлдә калдырырга мөмкин. 17 яки 18 августта арада аңлашылмаучылык барлыкка килгән кеше белән ихлас күңелдән сөйләшергә була.

Сукояр. Хәзер ясарга туры киләчәк хаталар өчен борчылмагыз. Соңрак барысын да төзәтергә мөмкинлек барлыкка киләчәк. Әгәр сезгә берәр кеше ошый икән, бу турыда аңа әйтегез. Бу көннәрдә инициатива күрсәтүдән курыкмагыз. Игътибар итмәгәнгә караганда, күрүләре яхшырак.

Балык. Яраткан кешегез белән ачуланышуны булдырмый калу мөмкин түгел, хәтта тырышмагыз да. Тик бер-берегезгә тынычланырга вакыт бирегез. Эштә сезнең игътибарсызлык аркасында проблемалар туарга мөмкин. Кайбер эшләрне берничә тапкыр яңадан башкарырга туры киләчәк. Өстәмә эш сәгатьләрендә артык эшләр эшләргә  әзер булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса