Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (1–7 март)

1 марттан 7 мартка кадәр – кимеп баручы ай.

Атна киләчәккә планнар төзү өчен яхшы. Укуда эшләр уңай барачак. Өстәвенә, уку барышы кызыклы гына булып калмыйча, сезгә ошаячак та. Нәтиҗәдә, кыска гына вакыт эчендә күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белә алачаксыз. Атна спорт һәм фитнес белән шөгыльләнү, имидж алыштыру өчен яхшы.

 

Кучкар. Бу атна нинди дә булса язмышка тәэсир итәрлек үзгәрешләр вәгъдә итми. Бернинди конфликтларга да катышмагыз, уяулыкны югалтмагыз һәм мөһим булмаган эшләргә игътибар итмәгез. Эш һәм буш вакытларыгызны үзегез төрләндерергә тырышыгыз. Сәламәтләндерү процедуралары курсы башлау файдалы.

 

Үгезбозау. Планнарыгызны тормышка ашыру өчен яхшы чор. Үзегезнең хаклыгыгызга ышанычыгыз нык булсын. Фикерегезне үзгәртергә күндерергә тырышучы кешеләрнең ялгышулары ихтимал. Сәфәрләргә чыгу уңышлы булыр. Сез укуда һәм мәгълүмат белән эшләүдә уңышка ирешә аласыз.

 

Игезәкләр. Кичектерелеп килгән эшләргә тотынырга вакыт. Профессиональ мәсьәләләрне хәл итүдә тәҗрибәлерәк хезмәттәшләрнең киңәшләренә колак салырга кирәк. Атна уртасыннан алып, атна ахырына кадәр сезнең тормышыгызда дусларның уңай роле артачак. Бу яңа танышулар һәм дусларча аралашу өчен яхшы вакыт.

 

Кысла. Сез иҗат энтузиазмы һәм илһам белән тулы булачаксыз. Якын көннәрдә ниятләгән күп кенә нәрсәләрне тормышка ашыра алырсыз. Ялларда кибетләрдә йөреп кайтуны планлаштырыгыз. Шопинг процессы сезнең өчен күңелле шөгыль, ә сатып алган әйберләрегез файдага булачак.

 

Арыслан. Мөгаен, сезгә йортны төзекләндерү һәм гаиләгә бәйле матди мәсьәләләрне җайга салуга игътибарны юнәлтергә туры килер. Атна ахырында йорт өчен сатып алулар ясарга тәкъдим ителә, алар сезгә озак хезмәт итәчәкләр.

 

Кыз. Якын арада сезнең ике ут арасында калуыгыз бар. Шуңа күрә мондый хәлдән котылырга мөмкинлек бирәчәк чигенү яки тактика юлларын алдан ук уйлап куегыз. Акчасыз исәп-хисап ясаганда зыян күрүегез ихтимал. Игътибар: бу атнада имгәнү куркынычы зур!

 

Үлчәү. Әлеге атнада үзегезне һөнәри мәсьәләләрне хәл итүгә багышлагыз. Әмма эшне һәм шәхси мөнәсәбәтләрне бергә бутамагыз. Яңа романтик танышулар өчен атна бик үк туры килми. Үз гамәлләрегездә эзлекле булыгыз, алдан үтәп булмаслык вәгъдәләр бирмәгез һәм өстегезгә югары йөкләмәләр алмагыз.

 

Чаян. Атна башында өйдә һәм эштә мәшәкатьләрегез күп булачак. Җитәкчелек биремнәрне еш алыштырырга мөмкин һәм сезгә эшләү тәртибен үзгәртү авыр булачак. Гаиләдә дә хәлләрнең бик үк тыныч булмавы бар, чөнки сездән ниндидер эшләр башкаруны көтәчәкләр. Әмма сезгә һәркайда да өлгерер өчен берничек тә вакыт җитмәячәк.

 

Укчы. Әлеге атна финанс карарлары кабул итү өчен уңай. Бу вакытта сезнең матди хәлегез яхшырырга тиеш. Күп очракта бу һөнәри эшчәнлектәге уңышлар һәм тупланган акчалардан рациональ файдалану исәбенә булырга мөмкин. Ял көннәре сатып алулар өчен яхшы.

 

Кәҗәмөгез. Атна башында йолдызлар стресс хәлләрен булдырмаска тырышырга киңәш итә. Дулкынланулар азрак булган саен, хәлегез дә яхшырак булачак. Мәхәббәттә сезне күңелле сюрпризлар, ә бу билгенең кайбер вәкилләрен танышулар көтә.

 

Сукояр. Элек тәвәккәл итмәгән эшләрне планлаштырырга мөмкин. Хәзер сез көтелмәгән һәм бик уңышлы карарлар кабул итәргә сәләтле. Яңа танышулар күңелле һәм файдалы булачак. Финанс яктан игътибар таләп ителә: бурычка акча алмаска кирәк.

 

Балык. Балыклар, йолдызлар сезгә атна буена бик яхшы кәеф һәм барлык эшләрдә ярдәм тәэмин итте. Алардан файдаланыгыз! Хәзер акча мәсьәләләрен хәл итү, хыялыңда йөрткән эшкә урнашу һәм сез күптән гашыйк булган кешенең уңай мөнәсәбәтенә ирешү өчен яхшы вакыт. Шулай ук балалардан бүләкләр һәм сюрпризлар да көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса