Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (1–7 февраль)

1–7 февральдә ай кимүгә таба китә. Бу атнада ашыкмаска һәм тыныч булырга тырышыгыз, алкоголь кулланудан тыелыгыз, югыйсә, сәламәтлек белән бәйле проблемалар, имгәнүләр һәм бәхетсезлек очраклары булуы ихтимал.

Көчле нерв киеренкелеге хәлсезлеккә, йокысызлыкка китерергә мөмкин. Бу чорда физкультура белән шөгыльләнү яхшы, су спорт төрләре, биюләр аеруча файдалы.

Кучкар. Киләсе атна дәвамында сезнең юлда бернинди каршылыклар да булмаячак диярлек. Ләкин тынычланмагыз. Көтелмәгән хәлләр сагалап торуы бар. Эшлекле партнерлар белән аралашуда тынычлык саклагыз һәм хезмәттәшләрегез белән, аеруча капма-каршы җенес вәкилләре белән, куркынычсыз дистанцияне тотыгыз.

Үгезбозау. Якын араларда акчага кытлык сизмәячәксез. Акча керемнәре кәефегезне күтәрәчәк. Эш урынында да уңыш булыр дип көтелә. Иң мөһиме, масаеп китмәгез. Бу вакытта сездән ярдәм сорарлар – баш тартмагыз! Ялларны актив үткәрегез.

Игезәкләр. Сезгә романтик кәеф тәэмин ителгән. Мәхәббәт, чәчәкләр һәм бүләкләр аласыгыз килә... Ялгыз Игезәкләрне яңа мәхәббәт мөнәсәбәтләре көтә. Фигураны тәртипкә китерү өчен хәзер нәкъ вакыты! Әлегә диеталарга утырмау яхшырак.

Кысла. Тирә-юнегездәге кешеләргә карата игътибарлырак булыр вакыт җитте. Араларында үзеңне сак тотарга кирәк булганнары да бар. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез: хәзер көтелмәгән авырулар килеп чыгарга мөмкин. Һәр көнегезне кичтән планлаштырыгыз, Югыйсә, бернигә дә өлгермәячәксез.

Арыслан. Хәзер ашыгырга кирәкми. Барысын да күңелегезгә ошаганча, уйлап кына, тәртип белән эшләгез. Мәхәббәт өлкәсендә уңышсызлыклар һәм конфликтлар булырга мөмкин. Йолдызлар хәзер акчагызны юк-барга сарыф итмәскә киңәш итә. Алар сезгә тиздән кирәк булачак.

Кыз. Хезмәт урынында күтәрелү өчен сезгә җитәкчегез белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга туры киләчәк. Иң мөһиме, алар мәхәббәт булып үсеп китмәсен! Хәзер хәтта якын дуслар белән дә ачылып сөйләшү кирәкмәс. Үзегезне сер пәрдәсе белән төрегез: моның ни өчен кирәк булганын соңрак аңларсыз.

Үлчәү. Сезнең өчен үзгәрешләр чоры җитте! Матурлык салонына күз салыгыз: тышкы кыяфәтегездә ни дә булса үзгәртер вакыт. Әгәр яңа танышлар барлыкка килсә, алар белән аралашудан шунда ук баш тартмагыз. Өлкән буынга игътибар итегез: аларның проблемалары бар, ләкин сезне борчымаска тырышалар.

Чаян. Күптән җыелган көнкүреш эшләрен хәзер хәл итү яхшырак. Ремонт ясарга, күченүне тәмамларга, өйне генераль җыештырырга була. Алдан ук балалар белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырыгыз. Тиздән сезгә алар белән кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак.

Укчы. Әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан сезгә каты бәрелүләр ихтималы бар. Җавап бирергә әзер булыгыз. Ә менә өйдәгеләр белән ачуланышырга кирәкми. Киресенчә, күңелле көтелмәгән бүләкләр һәм тыныч гаилә кичләре ярдәмендә мөнәсәбәтләрне ныгытырга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез. Акчагызны хәзер кая да булса кертергә киңәш ителми: бу бик хәтәр. Ә менә танышулар – дусларча яки романтикмы алар – һичшиксез, кирәк! Ачык йөзле һәм көләч булыгыз. Атнаның икенче яртысында хәлсезлек сизәрсез. Туклануыгызның рационын яңадан карагыз.

Сукояр. Тик эш сөючәнлек һәм тырыш хезмәт кенә сезгә бу катлаулы чорны кичерергә мөмкинлек бирәчәк. Җитәкчелек бигрәк тә бәйләнчек булачак, өйдәгеләр дә сезнең кимчелекләрегезне күрсәтми калмаячак. Үзегезне кулда тотыгыз.

Балык. Бу араларда артык хисле булачаксыз. Сезгә карата игътибарсызлык үпкә буларак кабул ителәчәк. Тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәтегезне үзгәртегез. Теләсә нинди иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнегез: бу сезгә файдага булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса