Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (16–22 НОЯБРЬ)

16–22 ноябрь көннәрендә ай үсә. Атна башы космик киңлекне үзләштерү белән бәйле эшчәнлек өчен бик уңайлы. Шулай ук астрологлар өчен дә яхшы вакыт бу

Әлеге чор иҗат һәм рухи камилләшү өчен яхшы мөмкинлекләр тудырырга мөмкин. Атнаның икенче яртысында тупас низаглар ихтималы арта. Атнаның соңгы көннәрендә хәлләр тагын да киеренкерәк булачак –куркынычсызлык мәсьәләләрендә сак булырга кирәк.

 

Кучкар. Планеталарның торышы сезне якыннарыгызның сәламәтлегенә карата нык борчылырга мәҗбүр итәчәк. Дулкынланулар үз хәлегезгә дә начар йогынты ясарга мөмкин. Игътибарыгызны тискәре күренешләргә генә тупламыйча, яхшы якка омтылырга тырышыгыз.

Үгезбозау. Хис-кичерешләрегезне белдергәндә сак булыгыз. Элек сез үзегезне күпкә сабыр тотуыгыз сәбәпле, тәэсирлегегезне дөрес аңламаулары бар. Беркемне дә үпкәләтмәс өчен кискен сөйләшүләрне булдырмаска тырышыгыз.

Игезәкләр. Йолдызлар искәрткәнчә, сезнең матди уңышыгыз башка кешеләргә бәйле. Ә алар сезнең эшләрегездә ярдәм итәрләрме соң? Аларны никадәр инандыра яки үгетли аласыз – акча мәсьәләләрегез шулкадәр уңышлы хәл ителәчәк.

Кысла. Бик яхшы чор, чөнки күп кенә Кыслаларның хыяллары тормышка ашачак. Дөрес, аларның йорт һәм гаилә белән бәйле булуы шарты белән. Югыйсә, алар тормышка ашмаска да мөмкин. Шуңа күрә теләкләр белән тыйнаграк булыгыз, кадерле Кыслалар! Күктәге торнага караганда, кулдагы песнәк яхшырак.

Арыслан. Бу атнада сезгә искиткеч яңалыклар билгеле булачак, алар хыялларга этәргеч бирәчәк. Сезнең алда, чыннан да, күрелмәгән мөмкинлекләр ачылачак. Бу сезгә үз көчегезгә ышаныч тудырачак һәм батырлыкларга рухландырачак.

Кыз. Планеталарның торышы торагыгызны тәртипкә китерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәк. Йортыгыз матур һәм уңайлы булсын өчен сез бик тырышып эшләячәксез. Ә туганнарыгыз кунакка килгәч һәм башкарылган эшләрегезгә соклангач, үзегез өчен горурлык хисләре кичерерсез!

Үлчәү. Хезмәттәшләр эштә, башкалар өлешенә кереп булса да, үзләрен күрсәтергә тырышачак. Хәер, сезнең компетенция өлкәсенә беркем дә кысылырга җөрьәт итми. Хәтта шундый кыю кеше табыла калса да, аның белән араларны Үлчәүләр бик тиз хәл итәр. Сезнең юлыгызга аркылы төшүчеләргә үкенергә туры килмәгәе.

Чаян. Вәзгыятьне бөтенләй аңламавы белән партнерыгыз нык кына ачуыгызны китерәчәк. Мөгаен, бу нәкъ менә эшлекле партнерлыкка кагылыр. Хәер, шәхси мөнәсәбәтләрдә дә аңлашылмаучылыклар булуы ихтимал, шуның аркасында фикер каршылыклары һәм бәхәсләр килеп чыгарга мөмкин.

Укчы. Планеталарның торышы әлеге чорда сөйгән ярыгыз белән мөнәсәбәтләрдә проблемалар тудырачак. Сезгә бу игътибарга лаек булмаган сафсата булып тоелыр, ләкин партнер моның белән килешмәс. Әмма сөйгәнегезгә, барысын да арттырып, чебеннән фил ясавын исбатлый алырсыз.

Кәҗәмөгез. Керемнәр мәсьәләсендә бераз борчылырга туры килер. Сез акчаларыгызны саклый торган банкны алыштыра аласыз. Бәлки әле, моны берничә тапкыр эшләрсез. Ә барысы да сез борчулы хәбәрләр алганга һәм сакланырга тырышканга күрә.

Сукояр. Йолдызлар аристрокатларга хас тормыш рәвеше алып баруга этәрәчәк, бу сезгә хас түгел. Ләкин нәкъ менә шушы тантаналы кичәләрдә ялгыз Сукоярлар үзләренең мәхәббәтен очрата ала. Шулай булгач, кичке киемнәрне алдан ук әзерләп куегыз алар сезгә кирәк булачак!

Балык. Көтмәгәндә сезгә берәр бүлекне яки ниндидер төркемне җитәкләү, укыту яки семинар уздыру тәкъдиме булырга мөмкин. Уйлап та тормагыз килешегез! Бу сезнең алга таба карьера үсешендә яхшы чагылыш табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса