Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (12–18 ОКТЯБРЬ)

12 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Ай кими. Бу чорда конфликтларга кермәскә тырышыгыз.

Хәзер теләсә нинди сәбәптән конфликт чыгарга һәм чебеннән фил барлыкка килергә мөмкин. Әйләнә-тирәдә кешеләр үзләрен ничек кенәз тотмасын, сез тыныч булыгыз. Аннары барысын да дөрес эшләгәнегезне аңларсыз. 16 октябрь - яңа ай. Хәтта иң сабыр кешеләр дә кабынырга мөмкин булган вакыт. Моны игътибарга алыгыз, үпкәләмәгез һәм үзегезне тыеп торырга тырышыгыз. Нишләмәк кирәк, Ай алай ук гади түгел! 17 һәм 18 октябрьдә үсә торган Ай. Әгәр дә сез эшне алыштырырга телисез икән, моны хәзер эшләү яхшырак. Процесс җиңел узар, алай гына да түгел, бу үзгәрешләр яхшыга гына булачак.

Кучкар. Сезне гади бер чор көтә. Бу ял итү һәм якыннар белән аралашу өчен әйбәт вакыт. Һич кенә дә конфликтка кермәгез, киресенчә килешегез! Хәзер хоббига күбрәк вакыт бирү начар булмас. Акча тотудан курыкмагыз: алар сезнең янга кайтачак.

Үгезбозау. Хәзер сезнең тормышыгызда ни генә булмасын, тыныч булыгыз. Тынычлыкны саклый алсагыз, җиңүче булырсыз. Эштә хәл ителмәгән мәсьәләләр булачак, аларны атна ахырына кадәр бетерергә киңәш ителә. Ялларда сезгә ял итү кирәк.

Игезәкләр. Яхшы булсын дисәгез, үзегез эшләгез! Өйдә сезгә якыннарыгыз талашып бетмәс өчен түземлек кирәк. Матди проблемаларны тупламау яхшырак. Бурычка алырга кирәкме? Моны банкта кредит ярдәмендә эшләгез.

Кысла. Сез нәрсә эшләргә теләсәгез, шуның өчен вакыт табарсыз. Хәтта иң реаль булмаган планнар да тормышка ашачак. 17 октябрьдә сезне яхшы якка кинәт үзгәрешләр көтә. Бөтен нәрсәгә, үз тышкы кыяфәтегезгә кадәр, вак-төяккә игътибар итегез. Биеклектә булыгыз!

Арыслан. Үзегезнең талантларыгызны тулысынча файдаланыгыз! Сез кыю рәвештә үзегезне күрсәтә ала торган вакыт. Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрдә сабыр һәм сак булыгыз, сезгә этлек эшләмәгәйләре. Сөйгән кеше янында йомшаграк булырга тырышыгыз, горурлыгыгызны тыегыз. Бу сезнең мөнәсәбәтләрне коткарачак.

Кыз. Хәзер сез үзегезне төрле өлкәләрдә сынап карый аласыз. Бу эш алмаштыру өчен уңай чор. Әгәр берәр нәрсә килеп чыкмаса, “Барысы да яхшыга!” девизын онытмагыз. Бу атнада очкычка түгел, җир өсте транспортына утырыгыз.

Үлчәү. Әлеге чорда сезне күп тапкырлар уңайсыз хәлгә куюлары ихтимал. Лаеклы күренер өчен юмор белән җавап бирегез. Хезмәт хакына яки премиягә өстәмәләр рәвешендә акчалата бонуслар булырга мөмкин. Тик аларны шундук  сатып алуларга сарыф итмәгез. Перспективага карагыз.

Чаян. Вакыйгаларны ашыктырмагыз һәм үзегез ашыкмагыз! Тутырачак барлык документларны да тикшерегез. 18 саны мәхәббәт очрашулары өчен уңайлы. Бу көнне сайлаган кешегез әйткән сүзләргә һичшиксез ышанырга була.

Укчы. Үзегез ышанмаган нәрсәне сөйләмәгез. Әйткән сүзләрегез киләчәктә сезгә каршы кулланылырга мөмкин. Үз планнарыгызны да әлегә сер итеп тотыгыз. Өйдә утырмаска тырышыгыз, ял көннәрен сезгә гадәти булмаган шартларда үткәрергә була.

Кәҗәмөгез. Эшегездә, ниһаять, үзегезне күрсәтү мөмкинлеге туачак. Барысын да алдан кайгыртыгыз: бу сезнең акчалата бүләккә йогынты ясаячак. Һәм ышанычлырак булыгыз! Ә менә өйдә киресенчә: низаглар һәм ызгышлардан качу өчен хәзер йомшаклык күрсәтергә һәм ташламаларга барырга кирәк.

Сукояр. Булачак ярыгыз белән очрашу нәкъ менә шушы чорда булырга мөмкин. Беркемне дә бетереп ташламагыз! Сезнең кәефегез шәп булачак, моны авыр мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланырга кирәк. Тайгак юлда саграк булыгыз.

Балык. Бу атна бик үк җиңел булмаячак, әмма алга таба сез моны бәһасез тәҗрибә буларак искә алырсыз. Күңелле вакыйгалар 17 октябрьдән башлана. Якыннарыгыз белән очрашуларны башлап җибәрегез. Ә эштә азрак сөйләшегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса