Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Атна күп күңелле сюрпризлар вәгъдә итә.

Планеталарның урнашуы профессиональ үсешкә уңай тәэсир итәр, шуңа күрә, аз көч куеп, сез яхшы гына нәтиҗәләргә ирешә алырсыз.

Шәхси мөнәсәбәтләрдә барысы да тыныч, бернинди дә катлаулы хәлләр көтелми. Якын туганнар белән аралашу шатлык бирер.

КУЧКАР. Кучкарларны бик яхшы атна көтә - сезне яклаучы планеталар төрле хәлләрнең бергә уңай туры килүен гарантияли. Карьера баскычыннан күтәрелергә теләүчеләргә җитәкченең күңеленә юл сала белү бик мөһим. Эшегездә дусларча мөнәсәбәтле һәм ярдәмчел кеше буларак бәяләнерсез, ә хезмәттәшләрегез белән ышанычлы аралашу киләчәктә үсеш өчен файдалы танышлар булдырырга ярдәм итәр. 

ҮГЕЗБОЗАУ. Сезне атна буе көтелмәгән күңелле вакыйгалар сагалап торачак. Эштә аерым ышанычка өмет итә аласыз: финанс һәм эшлекле хезмәттәшлек мәсьәләләрен сезгә тапшырулары бик ихтимал. Белемсез булып күренүдән курыкмагыз (чамасын белеп, билгеле): көтелмәгән сүзсез калуларыгызны яисә минутлык каушавыгызны аңларлар.

ИГЕЗӘКЛӘР. Бу атна вакыйгаларга бай булачак. Эшнең күплегеннән курыкмагыз – бүлеп-бүлеп эшләгез һәм барысы да әйбәт булыр. Хаталарыгыз өчен үзегезне кичерергә өйрәнегез. Иң мөһиме – дөрес нәтиҗә ясау һәм алга барудан курыкмау. Туганнарыгыз белән аралашу турыдан-туры сезнең ни дәрәҗәдә аңлы булуга бәйле – низаглар чыгармаска тырышыгыз. 

КЫСЛА. Йолдызлар Кыслаларга төрле яклап ярдәм итәләр, шуңа күрә сезнең эшләрегез бик яхшы барачак. Күңелсез хәлгә төшкәнсез яисә билгеле бер проблема белән очрашкансыз икән, кыю рәвештә дусларыгыздан, хезмәттәшләрегездән ярдәм сорый аласыз. 

АРЫСЛАН. Сезгә куркыныч булса да, тормышыгыз һәм карарларыгыз өчен өстегезгә җаваплылык алырлык кыюлык табарга кирәк. Йолдызлар һәм интуиция ярдәм итәр. Эш урынында, тулаем алганда, начар вакыт түгел. Бердәнбер киңәш – нинди дә булса яңа һәм перспективалы эшкә алынудан курыкмагыз. Өйдәгеләр үзләрен нык тынычсыз тотсалар да, әгәр каршылыкларны баштан ук җайлый алсагыз, гаиләдә барысы да тәртиптә булыр.

КЫЗ. Кызлар файдалы танышуларга өмет итә алалар, аларның сезгә ярдәме тиячәк. Эштә инициатива һәм тапкырлык күрсәтегез. Мондый мөнәсәбәт җитәкчегезнең игътибарын җәлеп итәр һәм, һичшиксез, тырышлыгыгызны бәяләр, мактап куяр яки премия белән бүләкләр. Каршы җенес вәкилләренең сезгә игътибар күрсәтүе кәефегезне күтәрер һәм үз-үзегезгә ышанычыгызны арттырыр.

ҮЛЧӘҮ. Сезне сәяхәтләргә чыгып китәсе килү теләге биләп алыр, шулай да хәзергә сабыр итәргә туры килер. Әгәр дә көнкүреш мәшәкатьләре артык баскан икән – күңелегезгә ошаган шөгыль табып, “хәлегезне җиңеләйтегез”. Эшкә чакырсалар – баш тартмагыз, җитәкчегезгә инициатива күрсәтүегез ошар. Ачуыгыз бик килгән чакта да ярсымагыз, хисләрегезне йөгәнләргә тырышыгыз.

ЧАЯН. Бу атнада өегезне күңелегезгә ошаганча ямьләндерү эшләре белән шөгыльләнегез. Эш барышында уйларыгыз башка нәрсәгә юнәлер һәм проблемаларны чишү юллары үзеннән-үзе табылыр. Компромиссларга барырга өйрәнү өчен нәкъ вакыты: һәрвакыт үз фикереңдә генә тору кирәкми. Шәхси мөнәсәбәтләр өлкәсендә тынлык чоры. Әмма Чаяннарга бу ошый – гаилә канәгать, ә сезнең мәшәкатъләр азрак.

УКЧЫ. Укчыларның күбесе яңа атнадан канәгать булыр. Көтелгән уңышны кулдан ычкындырмаска сезгә оптимизм һәм сәламәт тормыш ныклыгы ярдәм итәр. Исегездә тотыгыз, тәртипсезлек һәм тормышка җиңел караш – сезнең беренче дошманыгыз! Ялгыз Укчылар шәхси бәхеткә өмет итә алалар. Әмма игътибар: мәхәббәт эшләрендә йөрәгегезне генә түгел, акылны да тыңлау бик кирәк.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Кәҗәмөгезләрнең эчке сиземләве бик көчле булачак, шуңа күрә аңа бернинди икеләнүләрсез ышаныгыз. Тормышның уңай якларын күрергә тырышыгыз – мондый кәеф сезнең янга кешеләрне магнит кебек тартып торыр. Башка җенес вәкилләре белән мөнәсәбәтләр бик яхшы чак – сезгә ошарга һәм теләсә нинди теләгегезне үтәргә тырышалар. Аның каравы, гаиләдә каршылыклар булырга мөмкин. Ләкин бик теләгәндә, сез аны да көйли аласыз.

СУКОЯР. Эштәге амбицияләрне тормышка ашыру өчен яхшы атна. Йолдызлар тормышка өлкәннәрчә карашта булырга һәм килеп чыккан проблемаларны чит-ятлар-ны катыштырмыйча хәл итә белергә киңәш итә. Шәхси өлкәдә күңелле үзгәрешләр якынлаша: хәзер сез бигрәк тә сөйкемле күренәсез. Өйдәгеләр арасында үзегезне бик яхшы хис итәрсез, ә дусларыгыз белән аралашу шатлык кына китерер.

БАЛЫК. Хәзер сез Язмышның иркәсе булып йөрисез. Яхшылыкның кадерен белегез һәм мактанчык булмагыз, югыйсә, бәхет сезгә арты белән борылачак. Тормышка тулаем шатланырга өйрәнегез. Эш дәрте арту Балыкларга әллә кайчаннан тупланып килгән гадисоры эшләрне нәтиҗәле башкарып чыгарга ярдәм итәр. Якын кешеләрегез турында да онытмагыз – балаларыгыз белән бергәләп вакыт уздырыгыз, бүләкләр биреп шатландырыгыз.                                            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса