Все рубрики

Сыр белән кыяр салаты

Кишерне суда пешереп алабыз.

Пешкән кишерне, яхшылап юылган кыярны, сырны токмачлап турыйбыз, тирән эчле савытка салып, тәменчә тоз сибеп, майонез белән яхшылап болгатабыз. Әзер салатны салат савытына салып, табынга куябыз.
3 кыярга: 1 пешкән кишер, 120 г каты сыр, 65 г майонез