Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тормышның үзеннән

Йөрəгенə тигəн...

Газетаның кайсыдыр санында укыган "татар теле укытучысы дигəн исемне аклады - 20 минут буе ирен сүккəндə, бер генə сүзне дə ике кабатламады" дигəн эчтəлектəге мəзəккə бəйле рəвештə искə төшкəн хəлне язып узыйм əле. Күрше Башкортстан районнарының бер авылында булган хəл бу. Авылда элегрəк кибет ябылгач, "гəрүчи" - ягъни исерткеч сата...

Газетаның кайсыдыр санында укыган "татар теле укытучысы дигəн исемне аклады - 20 минут буе ирен сүккəндə, бер генə сүзне дə ике кабатламады" дигəн эчтəлектəге мəзəккə бəйле рəвештə искə төшкəн хəлне язып узыйм əле.

Күрше Башкортстан районнарының бер авылында булган хəл бу. Авылда элегрəк кибет ябылгач, "гəрүчи" - ягъни исерткеч сата торган аерым кешелəр барлыгы һəркемгə мəгълүм иде бит. Шундый бер "сəүдə ноктасы"ның хуҗасы, əллə Лилия, əллə Лəйлə исемле бер ханым, аны үзара "Лайлай" дип йөрттелəр, аты-юлы белəн рəхəтлəнеп сүгенə, əмма сүгенгəне үзенə бер төрле йогып-килешеп тора торган хатын була. Шулай беркөнне, дөресрəге, төн уртасы якынлашып килгəндə, берəү такыр сукмактан көмешкə сорап керə моңа. Башта аның аты-юлы белəн сүгеп ташлаячагын көткəн сəрхуш ул көнне "эшмəкəр"дəн бер генə сүз ишетə - ишекне ачып та тормыйча: "Нах хауз!" - дип кенə кычкыра тегесе. (Өеңə сыптыр, янəсе). Артыннан: "Ауффидерзейн!" - дип өсти. Озак көтеп тə ишек ачылмагач, ир борылып китəргə мəҗбүр була. Икенче көнне, шаккатып, бөтен авылга сөйли: "Лайлайның татарча-урысча сүгенгəнен ишеткəн бар иде, əмма мондыен ишеткəн юк иде əле, соңгысын аңладым - нимесчə, əмма беренче сүзен гел аңламадым. Ну йөрəккə тиде, малай, ишеген икенче кат шакырга кулым күтəрелмəде", - ди икəн.

Əлфинур ШƏВƏЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса