Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тормышның үзеннән

Тәмле чәкчәк рецепты

5 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, бер чеметем чәй содасы. Боларның барысын бергә кушып, аз да түгел, күп тә түгел - нәкъ 20 минут миксер белән күпертәбез. Аннан соң агач кашык алып, он куша-куша, туглыйбыз. Камыр кашыкка ябышмаслык булсын. Бер кашык камырны онлы кунага төшереп, бау...

5 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, бер чеметем чәй содасы. Боларның барысын бергә кушып, аз да түгел, күп тә түгел - нәкъ 20 минут миксер белән күпертәбез. Аннан соң агач кашык алып, он куша-куша, туглыйбыз. Камыр кашыкка ябышмаслык булсын. Бер кашык камырны онлы кунага төшереп, бау кебек тәгәрәтәбез. Кулны үсемлек мае белән майласаң, камырны тәгәрәтүе уңай икәнлеген беләсез инде.

Камыр «бау»ны 3 см озынлыгындагы кисәкләргә кисәбез. Һәр кисәкне аерым-аерым тагын бер кат тәгәрәтеп чыгабыз. Бер кеше камырны тәгәрәтеп, икенче кеше майда пешереп торса, эш тизрәк бара.

Чәкчәкне ике савытта пешерәләр. Бер савыттагы майда кыздырганда, икенче савыттагысы суына тора. 1 литр көнбагыш маена ярты стакан салкын су салалар. Туңмай яки елкы мае да өстәп җибәрсәң, чәкчәк тагын да тәмлерәк була икән. Камырны җылымса майга салып пешерергә кирәк.
Пешкән чәкчәкне иләккә салып, артык маеннан арындыралар.

Чәкчәк катыру өчен ширбәтне болайрак әзерлиләр: 3 стакан шикәр комын, 1 стакан суны, 2 аш кашыгы балны 15 минут чамасы кайнаталар. Әзерлеген белү өчен ике бармак белән кыскалап карарга кирәк. Сузылса, әзер.
Ширбәтне сөт белән дә ясарга була. 3 стакан шикәр комына 1 стакан сөт салып кайнатасы. Сөтле сироп белән катырылган чәкчәк аеруча матур, ялтыравыклы була икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса