22 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Тәмле чәкчәк рецепты
5 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, бер чеметем чәй содасы. Боларның барысын бергә кушып, аз да түгел, күп тә түгел - нәкъ 20 минут миксер белән күпертәбез. Аннан соң агач кашык алып, он куша-куша, туглыйбыз. Камыр кашыкка ябышмаслык булсын. Бер кашык камырны онлы кунага төшереп, бау...
-
Дөягә дә эләгерме?
Татар җырчысы Резеда Ганиуллинаның интернетта зур шау-шу тудырган клибы дин әһелләрен генә түгел, тикшерү органнарын да игътибарсыз калдырмаган. "Мониторинг вакытында интернет челтәрендә җырчы Резеда Ганиуллинаның "Җаным" җырына төшерелгән клибы ачыкланды, - дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте. - Анда җырчы Болгар шәһәрендәге Ак мәчет каршында ярым...
-
Банкнотка эләгү өчен көрәш: Казанны яклап киемнәр чыкты (+фото)
Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирү дәвам итә. Модага кергән милли татар колорит киемнәр чыгаручы Abau фирмасы символлар өчен көрәштә Казанны яклап, 200 сумлык банкнотлар төшерелгән калын кием - толстовкалар чыгарган. Киемнәрнең Abau брендына нигез салган Тимур Рагга үзенең әлеге...
-
Бүген Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре Советларының берләштерелгән сессиясе узды
Бүген Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре Советларының берләштерелгән сессия эше узды. Көн тәртибенә барлыгы 8 мәсьәлә чыгарылган иде. Сораулар буенча депутатлар тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде. Рәсми мәгълүмат белән алдагы материалларда таныша аласыз.
-
Бөгелмәлеләр, көзге ярминкәгә рәхим итегез
Ярминкәләр, беренчедән, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үз продукцияләрен сатарга уңай булса, ә халык өчен - арзан бәяләрдән кышка запас әзерләү. Бөгелмәдә көзге ярминкә 24 сентябрь, шимбә көнне иртәнге сәгать 8дә ачыла. Сатуда яшелчә-җимешләр, ит, сөт продуктлары, төрле ярмалар, шулай ук тере балык, кош-корт та булачак.
-
Бүген Бөгелмәдә көн белән төн тигезләшкән чор
Көзге көн белән төн тигезләшкән чор 22 сентябрьгә туры килә. Европалылар өчен бераз моңсу вакыт, чөнки көз-патшабикә хакимлек итәргә тулы хокук ала. Ел фасылы алышынганда көн кыскара, төн озая. Ә менә планетаның көньяк ярымшарында яшәүчеләр бу вакытта язны каршылый икән. Борынгы Русиядә элек-электән көн белән төн тигезләшкәндә төрле йолалар башкарганнар,...
-
Россия тимер юлларының мобиль кушымтасы пәйда булачак
Хәзергә Россия тимер юллары кушымтасы Android өчен генә бар. «Россия тимер юллары» ААҖ "Бердәм пассажир комплексы хезмәтләрен кулланучылар мобиль кушымтасы"н эшләү буенча конкурс игълан иткән. Заявкалар 10 октябрьгә кадәр кабул ителә, алар 17 октябрьдә каралачак, нәтиҗәгә чыгару 18 октябрьгә билгеләнгән. Конкурс документлары буенча килешүнең башлангыч бәясе 68 млн сумга якын....
-
БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ ҖИТӘКЧЕСЕ ВАЗИФАСЫН ДӘГЪВА ИТҮЧЕГӘ КУЕЛГАН ТАЛӘПЛӘР
1. Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына кандидатның булырга тиеш: а) Россия Федерациясе гражданлыгы; б) эшчәнлек юнәлешенә ярашлы булган югары һөнәри белеме; в) муниципаль хезмәттә баш, яисә әйдәп баручы муниципаль вазифаларда - кимендә 2 ел, яисә белгечлеге буенча эш стажы - кимендә 5 ел; г) кимендә 5 ел идарә итү эшчәнлеге тәҗрибәсе....
-
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында БЕЛДЕРҮ
Бөгелмә муниципаль районы Советының 2016 елның 22 сентябрендә узган VIII сессиясендә кабул ителгән 1 нче номерлы карар нигезендә, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында карар кабул ителде. Конкурсантлардан документлар 2016 елның 23 сентябреннән 12 октябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Бөгелмә шәһәре,...
-
Бөгелмәгә “Ярдәм” милли Ислам хәйрия фонды вәкилләре килде
21 сентябрь көнне шәһәребезгә эшлекле визит белән "Ярдәм" милли Ислам хәйрия фонды вәкилләре килде. Алар "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә булып, анда сөйләшүләр алып бардылар, эшлекле элемтәләр урнаштырдылар. Аннары Бөгелмә үзәк мәчетендә югары уку йортлары филиаллары студентлары белән очрашу узды. Татарстан җәмһүрияте Диния Нәзарәте мөфтие урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, "Ярдәм" хәйрия фонды...
-
Бөгелмәнең хезмәттә хөрмәткә ия кешеләре
Республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының "Арслан" хоккей буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе директоры Рәзин Гаффан улы МИҢНЕГОЛОВка "Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Татарстан мөфтие Болгардагы Ак мәчет янында төшерелгән клипка мөнәсәбәтен белдерде
Клипта бер хатын-кызның шәрыкъ биюенә хас булган ачык киемнән җырлап биюе сурәтләнә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин соңгы ике-өч көндә интернетта тарала башлаган, Болгардагы Ак мәчет фонында төшерелгән видеоклипка карата фикерен социаль челтәрдәге аккаунтында язды. Бу клипта бер хатын-кызның шәрыкъ биюенә хас булган ачык киемнән җырлап биюе сурәтләнә. "Дин кардәшләрем...
-
Ял көннәре бетерелде?
«Татар-информ» мәгълүмат агентыгы язганча, ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында депутатлар "Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы ТР законы 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул иттеләр. Парламент утырышында закон проектын ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитет рәисе Светлана Захарова тәкъдим итте, - дип хәбәр итә ТР Дәүләт...