Әлеге хәлгә 60 елдан артык вакыт узды инде. Район үзәге булган Тымытык базарының даны бик еракларга таралган иде ул чакта, халык бөтен тирә-яктан килә торган булган аңа.
Тымытык базары ул чакта шаулап-гөрләп торган. Әле кибетләр юк дәрәҗәсендә, булганнарының да киштәләре ярымбуш дигәндәй. Ә базарда сатулашырга була, гаиләгә дә азмы-күпме файда...
Әлеге хәлгә 60 елдан артык вакыт узды инде. Район үзәге булган Тымытык базарының даны бик еракларга таралган иде ул чакта, халык бөтен тирә-яктан килә торган булган аңа.
Тымытык базары ул чакта шаулап-гөрләп торган. Әле кибетләр юк дәрәҗәсендә, булганнарының да киштәләре ярымбуш дигәндәй. Ә базарда сатулашырга була, гаиләгә дә азмы-күпме файда килә. Шунысын да онытмыйк, җәмәгать, базар бит әле ул, барыннан да элек, очрашу-күрешү, хәл-әхвәл сорашу урыны булып та хезмәт иткән.
Тымытык базарында чабата сатучы бер керәшен абзый соңгы вакытта үзе белән базарга 10 - 12 яшьлек улын да алып килә башлый. Сәүдә эшенә өйрәнә торсын диптер инде. Бәлки, киләчәктә сәүдәгәр булып китәр дигән өмете дә булгандыр.
Шулай бервакытны базарда чабаталарны шактый уңышлы гына сатып бетергәч, керәшен абзый улы белән бер танышына кереп, чәй эчеп чыгарга була. Тымытыкта яшәүче Салих абзыйларга керәләр. Хәл-әхвәлләрне сорашып, озак кына чәйләп утырганнан соң, кунаклар чәй өстәле яныннан кузгалганда малай кинәт кенә: "Әти, кая карап чукыныйм?" - дип сорап куя. Әти кеше малаена: "Салих абыеңа карап чукын", - ди. Хуҗа кеше бу вакытта почмакта
утырган була.
Әбүзәр ШАКИРОВ.
Бөгелмә шәһәре.