Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тормышның үзеннән

Кризис балалары

Узган ял көннәренең берсендә улым белән саф һавада йөреп керик әле дип чыккан идек. Шәһәребезнең Гафиятуллин урамы буйлап менеп киләбез, Кызыл Армия белән Карл Маркс урамнары арасындагы каеннар арасыннан барабыз шулай.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Каршыбызга 3 - 4 яшьләр тирәсендәге оныгын иярткән бер әби-ханым килә. Күренеп тора, болар да безнең кебек болай - йөреп керергә дип кенә чыкканнар. Бала кулындагы нәни зәңгәр көрәген карга төрткәләп алган була. Нидер сөйләнәләр үзләре, әңгәмәләре рус телендә бара. Аралар якынлашкач, сүзләре безнең колакка да аермачык булып ишетелә башлады боларның: - Әбием, әйдә "Магнит"ка керәбез! (Юл аркылы гына яңа ачылган зу-ур кибет бар).
- Ни эшләрбез соң без анда?
- На цены пасмотлим!
Теле ныклап торып ачылып та бетмәгән, сакаулап кына сөйләшә торган бала авызыннан мондый сүзләр чыккач, мин дә, әбисе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрдек.
Ни әйтәсең, кризис заманасы балалары үсә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса