Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

ИлСаф: “Аерылышуыбызның сәбәбе күбрәк миндә”

ИлСаф дингә авырлык аша килә. Кызы авырып киткәч, намаз укый башлый. Соңрак уразага да керешә. "Башыңа авырлык килгәнче тотынырга кирәк икән. Хәзерге акылым булса, яшь вакытта ук намазга басар идем", - ди җырчы. Кызы Айгөл 11 ел элек, 8 яшендә яман шеш авыруыннан вафат була. - ИлСаф, күпме җырчылар юкка...

ИлСаф дингә авырлык аша килә. Кызы авырып киткәч, намаз укый башлый. Соңрак уразага да керешә. "Башыңа авырлык килгәнче тотынырга кирәк икән. Хәзерге акылым булса, яшь вакытта ук намазга басар идем", - ди җырчы. Кызы Айгөл 11 ел элек, 8 яшендә яман шеш авыруыннан вафат була.

- ИлСаф, күпме җырчылар юкка чыкты, ә син югалмадың...
- Аллага шөкер, сәхнәдә 20 ел басып торам. Яраткан тамашачым сакланып калды. Элек УНИКСта җидешәр көн концерт куя идем, хәзер алай ук түгел, әмма язмышыма рәхмәтлемен.

- Ничек халык күңеленә кереп калдың?
- "Тәрәзәләр - әни күзләре", "Кайталар кыр казлары", "Әбиләр чуагы"... Шушы җырларны яраткан тамашачы миңа бүгенге көндә дә хыянәт итми. Шуңа күрә яшим.

- Гәүдәңне саклыйсың, корсагың юк.
- Күз тидермә! Төкереп куй. Диета-фәлән тотмыйм. Бөтен ризыкны ашыйм. Күп ашамаска тырышам. Ризыктан культ ясамадым. Уразадан соң әзрәк җәелеп киттем анысы.

- Ураза тоттыңмы?
- Аллага шөкер, башыннан ахырына кадәр. Тәравих намазын "Гадел" мәчетендә укыдым.

- Анда сине таныйлар, килеп сөйләшәләрме?
- Күбесе килә: "Син дә мәчеткә йөрисеңмени?" - диләр. Бик әйбәт егетләр, рәхәтләнеп аралашабыз.

- Зәкят түләрлек малың бармы?
- Аны санап тормасаң да була, гастрольдән 100 мең сум акча эшләп кайтсам, шуның 2 %ын сәдака итеп тапшырам.

- Кайларга?
- 18нче хастаханәгә, балалар йортына илтәм. "Меңьеллык", "Гадел" мәчетләрен ремонтлаганда сәдака бирдем.

- ИлСаф, әтиең ягыннан сез мулла нәселе. Мулла була алыр идеңме?
- Бөтен нәрсәгә әзер булырга кирәк. Җиренә җиткереп эшли дә белергә кирәк бит әле. Җиңел эш дип әйтмәс идем мин аны. Ильяс хәзрәт: "Сез, җырчылар, моңа әзер булырга тиеш. Әле дә халык белән эшлисез", - ди.

- Беренче никахтагы кызың Энҗе Руслан исемле егет белән былтыр гаилә корды...
- Әйе.Әти-әниләре - Рәмзия белән Радик. Матур гына яшиләр.

- Кызың: "Ник әти безне ташлап киттең?" - дип сиңа рәнҗемиме? Ник беренче гаиләңне ташладың?
- Ташламадым, тыгыз элемтәдә без. Шалтыратышып, аралашып яшибез.

- Син бит беренче хатының белән бер авылдан.
- Әйе. Казанда яши ул, кияүгә чыкмады.

- Ник аерылыштыгыз? Сәбәбен әйт әле? Кызып киттеңме? Әллә яшьрәк хатын аңыңны томаладымы? Аңа ияреп киттеңме?
- Шулайрак булгандыр. Шулай туры килде.

- Икенче гаиләң?
- Зилә. Бию түгә­рәгендә балалар белән эшли. Ике улым бар. Җәмилгә - 9 яшь, Аязга 2 тула.

- Шулай да, беренче хатыныңны син ташладыңмы?
- Мин генә ташламадым. Безнең аерылышуга Миләүшәнең инициативасы зуррак булды дип әйтсәм, дөресрәктер. Әмма гаеп күбрәк миндә дип уйлыйм. Бу сорауга җавап табу авыр. Миләүшә белән Энҗемә ярдәм итеп торам. Укуын, туйларын үткәрү чыгымнарын үз өстемә алдым.

Автор: ГАБДЕРӘХИМ

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса