9 октябрь 2016 яңалыклары
-
ИлСаф: “Аерылышуыбызның сәбәбе күбрәк миндә”
ИлСаф дингә авырлык аша килә. Кызы авырып киткәч, намаз укый башлый. Соңрак уразага да керешә. "Башыңа авырлык килгәнче тотынырга кирәк икән. Хәзерге акылым булса, яшь вакытта ук намазга басар идем", - ди җырчы. Кызы Айгөл 11 ел элек, 8 яшендә яман шеш авыруыннан вафат була. - ИлСаф, күпме җырчылар юкка...
-
Россия туристы Антальядан Мәскәүгә оча торган самолетта үлгән
Турист ханымның хроник авыру кискенләшү йөрәк җитешсезлегенә китергән булырга мөмкин. Россия туристы Антальядан Мәскәүгә оча торган самолетта үлгән. Бу хәл Azur air авиакомпаниясенең Boeing 757 самолетында булган. "Очыш вакытында 50 яшьлек хатын-кызның хәле начарланган, ул лайнер Россия башкаласы аэропортына төшкәнче үлгән", - дип яза «Интерфакс» ашыгыч хезмәт чыганагына сылтама белән....
-
Иртәгәгә һава торышы: юеш кар явачак
Иртәгә Татарстанда урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак. Ә көндез исә 8 градуска кадәр җылы булуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. 10 октябрь көнне Казанда явым-төшемнәр көтелми. Төнге температура...
-
Татарстанда бер ир-ат трактор астында тапталып үлгән
Ютазы районы Бәйрәкә авылы янындагы фаҗига 6 октябрьдә, көн уртасында булган. Басу юлында 42 яшьлек тракторчы йоклап яткан ир-атны күрмәгән һәм тракторы белән аны таптаткан. Беренчел фаразлар буенча, 53 яшьлек ир-ат исерек булган. Табиблар аның гомерен саклап кала алмаган - ул хастаханәдә үлгән. http://matbugat.ru/
-
Илсөя Бәдертдинова: “Гомеремдә дә болай дулкынланганым юк иде”
7 октябрьдә Казан үзәгендә урнашкан "Мебельный базар"ның беренче катында Илсөя Бәдертдинованың диваннар сатыла торган шәхси китебе ачылды. Анда фабриканың җитәкчеләре, җырчының иҗатташ дуслары җыелган иде. Кунаклар диваннарны карап, тотып, аңа утырып, сыйфатын үзләре тикшереп карады. Алай гына да түгел, Илсөя үзенең кибетенә кунакка килгән һәр кешене ягымлы йөзе белән каршы...
-
Бөгелмәдә яңа елга - яңа планнар
Татарстан Президенты республика социаль программаларының гамәлдә булу вакытын 2017 елга кадәр озайту турында карар кабул итте. Бөгелмә муниципаль районында киләсе елда шактый эшләр планлаштырыла. Капиталь ремонтны 57 күпфатирлы йортта, 5 балалар бакчасында, Карабаш бистәсе амбулаториясендә, "Яблочко", "Салют" ял итү лагерьларында, "Юность" спорт комплексында башкарып чыгарга ниятлиләр. "Факел" спорт комплексы янында...
-
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать һәм эшкәртү сәнәгате комплексы хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм - чын йөрәктән үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен биргәннәрне берләштерә торган бәйрәм. Икътисадый авырлыкларга, катлаулы...
-
Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр
Бөгелмә шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Васильевич Павлов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм көнендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Элвера Ризванова, социаль яклау, сугыш һәм хезмәт ветераннары шәһәр Советы вәкилләре юбилярга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә яшәүен теләделәр. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның...
-
Өч тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар таныклыкларыннан мәхрүм калырга мөмкин
Бу хактагы закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта хуплады. РФ Дәүләт Думасы өч тапкыр кагыйдәләрне бозучыларның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы закон проектын беренче укылышта хуплады дип яза "Российская газета". Тавыш бирер алдыннан депутатлар юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы "шумахерлар" көрәштә әлеге канун коррупциягә китермәсме дип фикерләшкәннәр. Россия эчке...