Хуҗабикәләр өчен "МЕДОВЫЙ ТОРТ" рецепты
60 гр ак май, 1 стакан шикәр комы, 2 аш калагы бал, 3 йомырка, чеметеп кенә тоз. Барысын бергә, бер масса хасил булганчы, парда эретергә, шушы массага 2 чәй калагы чәй содасын уксус белән сүндереп салабыз, массабыз күзгә күренеп арта, аннан пардан алабыз. Чама белэн 3 стакан он кушабыз, яхшылап...
60 гр ак май, 1 стакан шикәр комы, 2 аш калагы бал, 3 йомырка, чеметеп кенә тоз. Барысын бергә, бер масса хасил булганчы, парда эретергә, шушы массага 2 чәй калагы чәй содасын уксус белән сүндереп салабыз, массабыз күзгә күренеп арта, аннан пардан алабыз. Чама белэн 3 стакан он кушабыз, яхшылап болгатабыз, он сибелгән кунага төшереп, әвәләп, 6 кисәккә бүләбез, һәрберсен мичтә пешереп алабыз.
Крем: 1.5 стакан сөт, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 1.5 яки 2 аш калагы он яки крахмал салып, ут өстендә болгата-болгата, крем ясыйбыз, куергач сүндереп суытабыз, 200 гр ак май салып болгатабыз да, коржлар өстенә ягабыз.
М.Миннегулова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа