Фольгада пешкән балык рецепты
Кирәк булачак: 1 эче чистартылган скумбрия балыгы; петрушка, укроп; 1 лимон; 2 теш сарымсак; тоз, борыч, балык өчен тәмләткеч; фольга. Әзерләү: Балыкны алты өлешкә кисәбез. Өстенә һәм кисәк араларына тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез, ярты лимон сыгабыз. Бу тәмләткечләр балыкка сеңгән арада, укроп, петрушка, сарымсак турап куябыз. Хәзер балыкны фольга өстенә...
Кирәк булачак:
1 эче чистартылган скумбрия балыгы; петрушка, укроп; 1 лимон; 2 теш сарымсак; тоз, борыч, балык өчен тәмләткеч; фольга.
Әзерләү:
Балыкны алты өлешкә кисәбез. Өстенә һәм кисәк араларына тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез, ярты лимон сыгабыз.
Бу тәмләткечләр балыкка сеңгән арада, укроп, петрушка, сарымсак турап куябыз.
Хәзер балыкны фольга өстенә куйсагыз да була. Туралган яшел тәмләткечләрне сарымсак белән кушабыз. Кисәкләр эченә, араларына шул катнашманы салабыз.
Скумбрияне фольгага төрәбез һәм табага салып, температурасы 160-180 градуслык мичкә 25-30 минутка куеп пешерәбез.
Гарнирга парда пешкән бәрәңге яки дөге әзерләргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia