29 октябрь 2016 яңалыклары
-
Синоптиклар юл йөрүчеләрне бозлавыктан кисәтә
Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык булачагын кисәтә. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, 30 октябрьдә Татарстанда төнге сәгать 12дән кичкә кадәр урыны белән бозлавык көтелә.
-
Максим Галкин үзенә кыз-хатын эзли
Өстәвенә, аның формалары да «эффектлы» булырга тиеш ди... Баксаң, Россия эстрадасы Примадоннасының ире «МаксимМаксим» исемле тапшыруына алып баручысы эзли икән. Беренче каналды чыга торган әлеге телевизион тапшыру үз форматын алыштырырга җыена. Хәзер аның алып баручылары икәү булачак. - Партнерлыкка үзем сыман уйлый торган кыз кирәк миңа. Мин аның юмор хисе...
-
Фольгада пешкән балык рецепты
Кирәк булачак: 1 эче чистартылган скумбрия балыгы; петрушка, укроп; 1 лимон; 2 теш сарымсак; тоз, борыч, балык өчен тәмләткеч; фольга. Әзерләү: Балыкны алты өлешкә кисәбез. Өстенә һәм кисәк араларына тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез, ярты лимон сыгабыз. Бу тәмләткечләр балыкка сеңгән арада, укроп, петрушка, сарымсак турап куябыз. Хәзер балыкны фольга өстенә...
-
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлар буенча бәйге игълан итте
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыкларына "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм" ведомство программасында катнашучы өчен бәйге игълан итте. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары да "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативларын үстерү" программасы буенча грант алу...
-
Аюлар Татарстанга килгән [+ФОТО]
Якында гына алар җирле умарталыкка һөҗүм иткән. Питрәч районының Шәле авылыннан 6 км читтәрәк урнашкан умарталык хуҗасы Илдус Галиуллин хәбәр иткәнчә, октябрә аенда гына да аюлар 15 ояның башын җиткән ди. Аның абыйсы, тагын бер хезмәттәше дә шулай ук зыян күргән. Көрән аю 3-4 еллар элек кергәли башлаган, эрерәк ояларны...
-
Игътибар!!! Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс!
Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс! Мизгел эчендә бүләккә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Бүген газета сайтында (bugulma-tat.ru), хәбәрләр тасмасында шушы белдерүне табып, шул мәкалә астына комментарий калдырыгыз. Беренче комментарийны кем калдыда, шуңа матур тартмалы дәһәр чәй!
-
Бөгелмәдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган митинг үтте
Кичә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында ветераннар һәм җәмәгать оешмалары, шәһәр хакимияте вәкилләре, сәяси репрессиягә дучар ителгәннәрнең туганнары, шәһәр халкы җыелды. 1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә "кара тамга" тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, күпмесе төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә...
-
Татарстанда беренче тапкыр башлангыч сыйныф укытучыларына диагностик тест үткәрелә
Татарстанда 3 ноябрьдә республика база мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучыларына диагностик тест үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Тест башлангыч сыйныф укытучыларына педагогика һәм психология өлкәсендә булган кимчелекләрне бетерүдә методик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә. Алар өчен материалларны Казан педагогия көллияте белгечләре әзерли. Педагогика һәм психология буенча анда 55...
-
Татарстан хоккейчысы Таиландта авариягә очраган
29 яшьлек Антон Асановның 5 айлык улы һәм хатыны калган... Таиландның Пхукет шәһәрендә көчле авария була. Кайчандыр Чаллы хоккей командасында уйнаган Антон Асанов та бу машинада була һәм үлә. Ул инде күптәннән зур спорттан китеп, туризм өлкәсендә Таиландта яшәгән. Баласы һәм хатыны да булган. Туганнары егет белән хушлашу өчен Пхукетка...
-
"Көзге төсләр балкышы" бәйгесенә 9 нчы урта мәктәпнең 8 “Б” сыйныфы укучысы Гөлназ Насретдинова кушылды
Сездән дә үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Фотода көзге табигать кенә түгел, үзегез дә булсагыз иде. Исем-фамилиягез, кайдан булуыгызны һәм бәйләнешкә керү өчен телефон номерын күрсәтергә онытмагыз. Җиңүчене бүләк көтә, бүләк иясен сайтта тавыш бирү юлы белән билгелибез. Фотоларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки ВКонтакте челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Көзге төсләр балкышы" дип...
-
15 елдан соң Мәңгелек туң чоры башланачак?!
Галимнәр 2020 елда һава температурасының кинәт түбәнәюен фаразлый. Яңадан Җир шарында мәңгелек туң чоры башланырга мөмкин икән. Соңгы елларда Кояшның активлыгы кимегән имеш. Һәр 11 ел саен Кояшның яңа активлык вакыты башлана, 2020 елда ул 24 нче циклын тәмамлый. Ә бу Кояшның активлыгы кимеп, суык чор башлануга этәргеч булырга мөмкин....