Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

“Гата оста яза, аңа илтегез”

Узган гасырның 50 нче еллар ахыры. Карабашта балта остасы булып эшләгән чак. Безнең арттан җыештыручы хатын-кызлар бригадасы да эшләп йөри. Тәрәзә блок­лары куеп маташабыз. Гасимә атлы кыз (бездә аны карт кыз диләр иде): "Егетләр, русча яза белмим, чираттагы ялны сорарга гариза язып бирегез әле", - дип, мөрәҗәгать итте. Гата дигән...

Узган гасырның 50 нче еллар ахыры. Карабашта балта остасы булып эшләгән чак. Безнең арттан җыештыручы хатын-кызлар бригадасы да эшләп йөри. Тәрәзә блок­лары куеп маташабыз. Гасимә атлы кыз (бездә аны карт кыз диләр иде): "Егетләр, русча яза белмим, чираттагы ялны сорарга гариза язып бирегез әле", - дип, мөрәҗәгать итте. Гата дигән олы гына яшьтәге бик шаян иптәшебез: "Кая, үзем язып бирәм", - дип, кулына кәгазь белән каләм алды.

Контора ерак түгел, СУ-2 ул вакытта. Күп тә үтмәде, Гасимәбезнең аты-юлы белән сүгенгәне ишетелде. Ул арада кулына такта башы тотып үзе дә килеп керде. "Кая Гата? Башын ярам!" - дип кычкыра. Гатабыз тәрәзәдән чыгып ычкынды. Баксаң, гаризага: "Кияүгә чыгасым килә, кияү табарга булышыгыз", - дип язылган икән. Баш инженер да югалып калмаган, 6 нчы тулай торактан карагыз дип, кул куйган (нишләп алтынчы булгандыр ул, рәттән ике торак тора иде: берсе - хатын-кызларныкы, икенчесе ир-атлар өчен), аннары кадр­лар бүлегенә керергә кушкан: "Хәсәновка керегез, ул аңлатыр". Хәсәнов кадр­лар бүлеге начальнигы, олы яшьтә, сабыр кеше иде. Ул гаризаны укып чыга да әйтә: "Сез бит монда ял сорамагансыз, ә кияү сорагансыз".

Гата ул көнне эш сә­гате беткәнче башка кү­ренмәде. Икенче көнне килгәч: "Гасимә кичен өй­гә килде, хатын белән икәүләшеп көчкә тынычландырдык үзен", - ди.

Шушы хәлдән соң язу-сызу турында сүз чыкканда: "Гата оста яза, аңа илтегез", - диләр иде.

Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ.
Кодаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса