Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тормышның үзеннән

Декабрьдә һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар

Борынгы Римдә декабрь ае латин сүзе "децем", ягъни "унынчы" дип атап йөртелгән. Ул календарьда озак кына унынчы урында торган. Ул вакытта декабрьдә 30 көн бул­ган. Император Юлий Цезарь тарафыннан календарьга реформа ясалгач (безнең эрага кадәр 46 елда), бу айга тагын бер көн өстәлә. Ул елның уникенче ае урынына күчерелә, аталышы...

Борынгы Римдә декабрь ае латин сүзе "децем", ягъни "унынчы" дип атап йөртелгән. Ул календарьда озак кына унынчы урында торган. Ул вакытта декабрьдә 30 көн бул­ган.
Император Юлий Цезарь тарафыннан календарьга реформа ясалгач (безнең эрага кадәр 46 елда), бу айга тагын бер көн өстәлә. Ул елның уникенче ае урынына күчерелә, аталышы үзгәрешсез кала.

Эстонлылар, венгрлар, немецлар һәм яһүдләр аны әле дә "децембер" дип атап йөртәләр. Шушындый яңгырашлы ай атамасы күп кенә Европа илләрендә дә бар.


Әче миләш урман чыпчыгына
Балдан татлы булып тоела.
Ботагына кошлар кунган саен,
Утлы тамчы җиргә коела.


Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар

1 - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне;
3 - Халыкара инвалидлар көне;
Юристлар көне;
Русиядә Билгесез солдат көне.
5 - Русиядә Хәрби дан көне (1941 елда Мәскәү янында совет гаскәр­лә­ренең контр­һөҗүме башланган көн);
7 - Халыкара гражданнар авиациясе көне.
8 - Башкортстан мө­сел­маннары Диния нәзарә­те рәисе, мөфти Нурмө­хәм­мәт хәзрәт Нигъмә­туллинга 70 яшь (1946).
9 - Ватан каһарман­нары көне.
10 - Кеше хокуклары көне;
Язучы Гариф Гомәрнең тууына 125 ел (1891-1974).
11 - Мәүлид кичәсе.
12 - Русия Федерациясе Конституциясе көне (1993).
15 - Шагыйрә, Зәйнәп Биишева исемендәге премия лауреты Әнисә Таһи­ровага 75 яшь (1941).
17 - Русия Федерация­сенең стратегик тәгаен­ләнештәге ракета гаскәр­ләре көне;
Язучы Азат Магазовның тууына 90 ел (1926-2016);
Фронтовик шагыйрь Зыя Мансурның тууына - 100 ел.
18 - ЗАГС хезмәткәр­ләре көне;
Энергетиклар көне
19 - язучы, филология фәннәре докторы, профессор Тимергали Килмөхәм­мәтовка 75 яшь (1941).
20 - Русия Федерациясе иминлек органнары хезмәт­кәрләре көне;
Язучы, журналист Мөх­тәр Сабитовка 70 яшь (1946).
24 - Башкортстан Республикасы Конституциясе көне (1993);
25 - Католикларда Раштуа бәйрәме;
Советлар Союзы Герое, СССРның матбугат отличнигы Солтан Бикәевның тууына 100 ел (1916-2006).
27 - Русия Федерациясе коткаручылары көне;
Чәчән-шагыйрь, мәгъри­фәтче Мифтахетдин Ак­мулланың тууына 185 ел (1831-95).
31 - Яңа ел бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса