Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Чисталык турында 7 шәрекъ кагыйдәсе

Шәрекъ фәлсәфәсе чисталыкны тән чисталыгы гына итеп түгел, ә аның җан, уйларның чисталыгы белән дә бәйли. Менә бу кагыйдәләрнең күбегезгә файдасы тияр, мөгаен...  "Кул чисталыгы" - артыкны алмаска дигәнне аңлата. Кеше малы белән баеп булмый. Акча сезнеке түгел, сез аны ялган, хәйләкәрлек белән алгансыз һәм алар паразит проблемалар кебек...

Шәрекъ фәлсәфәсе чисталыкны тән чисталыгы гына итеп түгел, ә аның җан, уйларның чисталыгы белән дә бәйли. Менә бу кагыйдәләрнең күбегезгә файдасы тияр, мөгаен...
 
 "Кул чисталыгы" - артыкны алмаска дигәнне аңлата. Кеше малы белән баеп булмый. Акча сезнеке түгел, сез аны ялган, хәйләкәрлек белән алгансыз һәм
алар паразит проблемалар кебек сезнең тәнегездә һәм тормышыгызда калачак.
 "Колак чисталыгы" - сезне буш, усаллык белән әйтелгән, гайбәт сүзләрне тыңлаудан тыюны аңлата.
 "Күз чисталыгы" - карашыгызны көнчелек белән пычратмагыз, усаллыкка ваемсыз калмаска тырышыгыз дигәнне аңлата. Карашыгызны төрле төсләргә манылган тормышка соклануга юнәлтегез.
 "Авыз чисталыгы" - күп сөйләү, начар әйберләр турында фикер алышу белән авызыгызны пычратмаска кирәк дигәнне аңлата. Пычрак сүз, усаллык тор-
мышыгызны ямьләмәс.
 "Тәннең һәм киемнең чисталыгы" - тән һәм кием чиста булырга тиеш. Үзегезгә игътибарыгыз артса, кешеләр дә сезгә сокланып карар. Матур булырга тырышыгыз.
 "Уйларның чисталыгы" - начар, тормышка сүлпәнлек белән карау уйларын башыгыздан чыгарыгыз. Бу уйлар - калдык-постык. Уңай тойгылар белән яшәгез.
 "Җанның һәм йөрәкнең чисталыгы" - бу сездә булган иң саф әйберләр. Аларның чакыруын беркайчан да әһәмиятсез калдырмагыз. Яратыгыз - ул үзе зур бәхет.
 
Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса