Бүген Бөгелмәдә көн белән төн тигезләшкән чор
Көзге көн белән төн тигезләшкән чор 22 сентябрьгә туры килә. Европалылар өчен бераз моңсу вакыт, чөнки көз-патшабикә хакимлек итәргә тулы хокук ала. Ел фасылы алышынганда көн кыскара, төн озая. Ә менә планетаның көньяк ярымшарында яшәүчеләр бу вакытта язны каршылый икән. Борынгы Русиядә элек-электән көн белән төн тигезләшкәндә төрле йолалар башкарганнар,...
Көзге көн белән төн тигезләшкән чор 22 сентябрьгә туры килә. Европалылар өчен бераз моңсу вакыт, чөнки көз-патшабикә хакимлек итәргә тулы хокук ала. Ел фасылы алышынганда көн кыскара, төн озая. Ә менә планетаның көньяк ярымшарында яшәүчеләр бу вакытта язны каршылый икән.
Борынгы Русиядә элек-электән көн белән төн тигезләшкәндә төрле йолалар башкарганнар, бәйрәм иткәннәр. Келәтләр уңыш белән тулы, өстәлләр яшелчә-җимештән сыгылып торган мизгел дә бит әле бу. Шунлыктан кешеләр шатланып, күңел ачкан. Кавышыр, гөрләтеп туйлар уздырыр өчен дә иң уңайлы вакыт дип саналган. Бай көзге табынны күпереп пешкән икмәк-күмәч, кәбестә, мүк җиләгеннән пироглар бизәгән. Ә кызыл миләш тәлгәшләрен, чир-чордан, күз тиюдән сакласын дип, тәрәзә төбенә тезгәннәр. Кыскасы, көз бераз моңсу булса да, күңел тынычлыгы табар, тормышны уңай якка үзгәртер өчен иң уңай вакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа