Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тормышның үзеннән

Бөгелмәнең Восточный авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, берничә чара уздырды

1 октябрь көнне Восточный авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, берничә чара уздырды. Мәктәп укучылары белән берлектә, биредә авыл өлкәннәре өчен "Нам года - лишь мудрости ступеньки" дип аталган концерт программасы оештырылды, дип хәбәр итә мәдәният йорты җитәкчесе А. Иванова. Көн дәвамында мәдәният йорты бинасында "Наши бабушки" дип...

1 октябрь көнне Восточный авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, берничә чара уздырды. Мәктәп укучылары белән берлектә, биредә авыл өлкәннәре өчен "Нам года - лишь мудрости ступеньки" дип аталган концерт программасы оештырылды, дип хәбәр итә мәдәният йорты җитәкчесе А. Иванова.

Көн дәвамында мәдәният йорты бинасында "Наши бабушки" дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе эшләгән, авылда яшәүче өлкән буын кешеләре өчен бәйрәм тантанасы оештырылган. Алар алдында авыл җирлеге башлыгы И. Исмәгыйлев, ветераннар советы рәисе А. Шарова тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясаганнар. Авыл мәдәният йортының "Минута славы" театр студиясе килгән кунакларга "Безнең тормыш" дип аталган юмористик күренеш тәкъдим иткән. Чара үтә җылы атмосферада үткән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса