Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Бөгелмәлеләр, юбилейга татарча котлауларны монда таба аласыз

Бакча эшләре тәмамланды, хәзер исә бер-бер артлы бәйрәмнәр чоры башлана. Рәсми бәйрәмнәр арасында юбилейлар да булып тора - җитешеп кенә өлгер. Мәҗлестә сүзгә кесәгә керү килешми, бәйрәм табыннарында бигрәк тә. Шпаргалкаң булса, вакытыңны да сарыф итмисең, башыңны да авырттырмыйсың. Шул уңайдан сезгә юбилярларны котлар өчен теләкләрне әзерләргә булышырга булдык. 50...

Бакча эшләре тәмамланды, хәзер исә бер-бер артлы бәйрәмнәр чоры башлана. Рәсми бәйрәмнәр арасында юбилейлар да булып тора - җитешеп кенә өлгер. Мәҗлестә сүзгә кесәгә керү килешми, бәйрәм табыннарында бигрәк тә. Шпаргалкаң булса, вакытыңны да сарыф итмисең, башыңны да авырттырмыйсың. Шул уңайдан сезгә юбилярларны котлар өчен теләкләрне әзерләргә булышырга булдык.

50 яшькә (ир-атка)


Илле яшь ул, күпме, азмы?
Әйтә алмам күрәсең.
Үзең яшәп карамагач,
Аны каян беләсең.

Карап торам да үзеңә,
Япь-яшь бер егет кенә.
Иллене бирерлек түгел,
Күп дигәндә - егерме биш,
Йә, утыз кебек кенә.

Янәшәңдә - кәләшең дә,
Карап туймаслык сезне.
Әллә инде туегызга
Дәштегез бүген безне?

Илле дибез, илле бит ул
Бер түгәрәк сан гына.
Ир уртасы дип әйтерләр
Илледә булсаң гына.

Ир уртасы - ил тоткасы,
Кемлегеңне тор белеп.
Илле яшь ул күп тә түгел,
Бары илле җыр кебек.

Җырлыйк әле әйдә дуслар,
Җыр күтәрә күңелне.
Җырлый-җырлый йөзне тутыр -
Яшә тагын иллене!
________________________________________________________________

50 яшькә (хатын-кызга)

Узган елларың, үткән юлларың…
Күпме чәчәкләр үскәннәр анда?
Уйларың матур, күз карашыңдай
Чем-кара чәчләр әле һаман да.

Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле сез.

Булсын ул илле, тулсын ул илле…
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкының сүнә белмәсен.
Җырлап каршы ал тагын иллене.

________________________________________________________________

55 яшькә (хатын-кызга)

55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итәгатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
________________________________________________________________

60 яшькә (ир-атка)

Үткән гомер - кичкән елга,
Аны санарга түгел.
Чигәгә кар кунган саен
Язны яңарта күңел.
Язның назлы нурларыннан
Жаныңа үсә канат.
Яшлегеңә кайтасың да
Китә алмыйсың кабат.
Синең әле алкышларга
Күмелә торган чагың.
"Настоящий" егет булып
Күренә торган чагың.
Сиксән түгел, туксан түгел,
Нибары алтмыш кына.
Күтәрелгән чагың гына
Гомерең балкышына.
_______________________________________________________________

60 яшькә (хатын-кызга)

Көз җитте дип гөлләр саргаймасын,
Чәчкәләрен җиргә сипмәсен.
Яшь җитте, дип йөрәк картаймасын,
Гомеркәйләр әле бетмәсен.

Балаларың белән бергә-бергә
Тигезлектә язсын яшәргә.
Җәйге яңгыр кебек шыбырдарга,
Җәй яшене кебек яшьнәргә.
________________________________________________________________

70 яшькә

Җитмеш бит ул,
Җитмеш бит.
Туксан түгел йөз дә түгел,
Картаймасын бары күңел,

Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап узсын!
Һәр сөлгенең пар башы күк,
Як-якка каерылмыйча,
Тотынышып яшәгез сез,
Гомергә аерылмыйча.

Син изге җан дустым син - әүлия!
Безнең намус яшәү маягы.
Гел бәхеттән торсын килер көнең,
Сәламәт бул, яшә шатланып.
___________________________________________________________________

80 яшькә

Уен гына түгел яшең,
Син хәзер сиксәннәрдә.
Сокланыплар карарлык бар
Сиксәнгә җиткәннәргә!

Үрнәк итеп куеп сине:
«Менә бит!»- диярлек бар.
Алтмыш яшьлек балаларың
Башларын иярлек бар.

Кырык яшьлек оныкларның
Борынына чиртерлек бар:
Егерме яшьлек кызларны
Күтәреп йөртерлек бар.
(Шуңа гына риза булса,
Кәләш тә итәрлек бар)

Үткәннәрне кырын ятып,
Бик тәмләп сөйләрлек бар.
«Без шәп идек… Яшьләр хәзер
слабый…» - диярлек бар.

Сүзләреңне эшең белән
Ныгытып куярлык бар.
Бер кырлыны тутырып салып
Бер тотып куярлык бар.
________________________________________________________________

90 яшькә

Гомерләрнең иң бәхетле
Сәгатьләре суккан гына.
Бер карасаң, инде туксан!
Бер карасаң, туксан гына,
Туксан бит ул - тик сан гына…
Йөрәк һаман унсигездә,
Йөрәктәме?! Тулпар анда!
Унсигез дә юктыр әле,
Чынлабрак чутлаганда.
Какой чуртым, туксан анда?!.
Туксан яшькә кадәр генә
Кешедә чәч агара, ди.
Туксаннарны узып киткәч,
Ул яңадан карала, ди.
Җанда сөю ярала, ди.
Кеше бөтенләй яңара, ди.
Туксангача яшәсәк тә,
Туксан тапкыр яшәмибез,
Бәйрәм итик гомерләрне,
Бәйрәм итик яшәүне без.
Туксан тапкыр яшәмибез.
Бер карасаң, инде туксан,
Бер карасаң, туксан гына.
Йөзгә җитү хөрмәтенә
Бер йөз грамм тотсаң була.



Тагын котлауларны биредә таба аласыз.


Туйга татарча котлаулар.

intertat.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса