Абыстай уйда
Редакциядә шулай эш эшләгән булып утырам. Сәгатьнең нәкъ көндезге бер суккан вакыты. Әбәткә өйләренә кайтып йөрүче хезмәттәшләр әле яңа гына килә торган чак. Бүлмәмдә телефон шылтырады. Гадәттә беренче гудоктан соң Әлфинур апа ала, ул булмаса, икенче гудоктан соң Әлфия апа, алай да барып чыкмаса, өченчесеннән соң безнең бүлмәгә чират җитә....
Редакциядә шулай эш эшләгән булып утырам. Сәгатьнең нәкъ көндезге бер суккан вакыты. Әбәткә өйләренә кайтып йөрүче хезмәттәшләр әле яңа гына килә торган чак. Бүлмәмдә телефон шылтырады. Гадәттә беренче гудоктан соң Әлфинур апа ала, ул булмаса, икенче гудоктан соң Әлфия апа, алай да барып чыкмаса, өченчесеннән соң безнең бүлмәгә чират җитә. бу юлы исә шундук алдым да сөйләшә башладым. Әңгәмәдәш әфәнде матур итеп Әссәләмегаләйкүмен әйтте дә, тезеп китте:
- Минем көтүчеләр турында белдерүем бер дә күренми бит газетада. Кайчанрак чыгар микән, - ди, мине Әлфинур Шәвәлиева белән бутады ахрысы
- Бер дә әйтә алмыйм шул, Әлфинур апа килеп җитмәде бит, - дим.
Абзыкай аңлап алды. Шуннан хатлар бүлеге редакторы Әлфия Мостафинаны сорый. Мин Әлфия апаның да әле килеп җитмәгәнен хәбәр иттем.
- Алайса болай булып чыга инде бу, - ди абзый. - Мулла йортының капкасына шакыйлар ди, абыстай чыгып әйткән: "Мулла спит, абыстай думает"...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа