Тургайлар төшкән җирдә
...Язгы матур көнне уйланып кына бакчамда эшлим. Шул арада пырхылдап бер кош очып төште дә иләмсез калын тавыш белән кычкыра башлады. Моның кадәр тавыштан бу кошның дәү генә булырга тиешлеген чамалап, әллә көртлекләр төште микән дип, алдымдагы басуны күзәтә башладым. Юк, күренмиләр. Алай да миннән ике-өч метр ераклыкта гына багана...
...Язгы матур көнне уйланып кына бакчамда эшлим. Шул арада пырхылдап бер кош очып төште дә иләмсез калын тавыш белән кычкыра башлады. Моның кадәр тавыштан бу кошның дәү генә булырга тиешлеген чамалап, әллә көртлекләр төште микән дип, алдымдагы басуны күзәтә башладым. Юк, күренмиләр. Алай да миннән ике-өч метр ераклыкта гына багана башына кунган кечкенә кошчыкны күреп алдым. Абау, бигрәк корсагыннан ук тавышын чыгара, дип уйлаганда, күңелем мондый тавышның хәерле булмавын сизеп алды. Бигрәк күзләремә карап кычкыра, өсләремә кунардай булып өзгәләнә - аптырадым. Әллә бер-бер хәл булды микән? Әллә балалары егылып төште микән? Шунда мин тагын басуга әйләнеп карадым һәм барысын да аңладым: зур гына эт, борынын үлән арасына төртә-төртә иснәнеп, бер түмгәктән икенчесенә ташлана, чаба йөри; нәкъ шул шөкәтсезнең һаман да якынрак килгәнен күргәннән соң, бу ана кош оясында утырган җиреннән миңа таба томырылган - коткарса, балаларымны шушы хатын-кыз гына коткарыр!
Шулчак алдымда яткан басуның күздән яшерен эчке дөньясы ачылды: тереклекнең үрчем китергән садә мизгелендә ул үлән арасына сыенган кечкенә-кечкенә тургай оялары белән туп-тулы икән. Чыннан да, шулай бит: бирегә аяк басу белән күкнең очсыз-кырыйсыз киңлекләреннән бер дә бетмәс аваз белән тургай тавышы агыла башлый, зәңгәрсу моң мәңге бакый челтери дә челтери. Шушы тип-тигез хәтфә тугай тургайларның бала чыгару ареалы булып тора, күрәсең. Әмма соңгы елларда яңа йортлар саф-саф булып күтәрелеп киткәнгә, аларга урын тарайган, өстәвенә, бирегә килгән яңа хуҗалар этләр тота башлаган, шул рәвешле, кешеләр өчен куаныч булган йортлар салу тургайлар өчен экологик катастрофа булып әверелгән.
Шушы уйлар миңа мизгел эчендә фаш булды. Инде нишләргә? Ходайга ялварган кебек миңа ялварган анага ничек ярдәм итәргә? Куана-куана, бер оядан икенчесенә таба чабуын белгән әшәке этне куарга йөгерсәм, шул арада үзем әллә күпме ояны, нәни кошчыкларны таптаячакмын (басу җәйрәп яткан бишек сыман тоелып, таш ыргытырга да курыктым). Иләмсез эткә ачынып, нәфрәт тойгысыннан гаҗиз булдым: нигә кирәк мондый ерткыч җанварлар? Нигә болай явыз алар? Аны куркытырга теләп, бар көчемә кычкырдым: "Кит аннан! Ярамый! Кит!"
...Сез дә минем белән килешәсездер, кошчыкларны яклау юлын табу мөмкин түгел: тургайлар басуында шәһәребезнең яңа районы төзелеп килә. Тургайлар төшкән җир кешеләргә дә бик кулай, чөнки "Эссен" гипермаркетына, беренче автобус маршрутына якын гына урнашкан. Көн кебек ачык, биредә урын алу бәхетенә ирешкән кешеләр чиксез бәхетле - ниһаять, ул да туган җиргә якын гына урнашачак. Шушы өметләр яктысында быел кишәрлекләр бөтенләй бүленеп бетәчәк һәм тургайларга биредә урын башкача булмаячак. Киләсе язда кайткач, кая төшәрсез микән, и гөнаһсыз нарасыйлар? Эзләп карасагыз, бәлки, бардыр да ул кеше аягы тимәгән, йомшак хәтфә үләне сөрелмәгән, гөл түгелгән сәйран сәхралар...
Әлбәттә, экологик фаҗига яңа хәбәр түгел: кешеләрнең хуҗалык эшчәнлеге кошлар һәм киекләрнең тормышын йотып, биоценоз хисабына бара. Ә шулай да, шушы ук котылгысыз процесс нәтиҗәсендә, хайваннар дөньясы кешегә якынрак килә һәм ярдәм сорап, турыдан-туры аңа мөрәҗәгать итәргә өйрәтә икән. Изге китаплардан укып беләбез, Җир планетасына пәйгамбәр булып аяк баскан кеше үзенең кече туганнарына исем бирүче һәм яклаучы булган. Безнең белән бер йортны бүлешкән киек-кошларга иң сакчыл мөнәсәбәт табигый эволюция тарихына язылган - ул һәрберебез өчен Аллаһы Тәгаләдән иңгән низам вә хакимият булып тора.
Раилә ХАФИЗОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа