Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Театр яратасызмы? Китапханәгә барыгыз!

2014 елның 1 сентябрендә Зелёная Роща авыл китапханәсендә "Җан" ("Душа") дип аталган Китап театры ишекләрен ачты. Бу чираттагы гадәти чара гына түгел, ә Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән "Кече шәһәр һәм авылларның мәдәни бизәге" Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп чыккан проект кысаларында оештырылган чара иде.

Пелагея ПИСАРЧУК.
Зелёная Роща авылы.
Автор фотосы.
Шулай итеп, Зелёная Рощада 2014 елның 1 сентябре яңа уку елы башлану белән генә түгел, ә Китап театры ачылу белән дә тарихка кереп калды. Бу чараның үзенчәлеге шунда - театр карыйм дип әллә кая чыгып китәсе, билет кассаларына чират торасы юк. Бары тик авыл китапханәсенең ишеген ачып керәсе һәм... һәр кеше тамашага чума, артист та, декоратор да, костюмер да, тавыш операторы да була ала...
Авыл китапханәчесе Ирина Ишкова үзе: "Китап театры фикердәшләр белән чын күңелдән аралашу мөмкинлеге бирәчәк, авыл кешеләрен көндәлек проблемалардан, борчу-мәшәкатьләрдән арындырып тора алачак, китапны бары тик мәгълүмат чыганагы дип кенә түгел, ә уку ләззәте, иҗат шатлыгы бирә, зирәклеккә өйрәтә торган остаз дип кабул итәргә дә өйрәтәчәк", - дип саный.
Китап театрын ачу тантанасына кунаклар да күп килгән иде. Зелёная Роща авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Васильевич Бородин китапханә белән дуслыкның инде озак еллар дәвам итүен горурланып билгеләп үтте, әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен кулдан килгән ярдәмне кызганмаячагын әйтте. Ә "Царицыно" дәүләт музей-заповеднигында "Кече шәһәр һәм авылларның мәдәни бизәге" Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашкан Ольга Владимировна Анисимова үз чыгышында әлеге Китап театрының уникаль күренеш булуын һәм моның җирле китапханәче Ирина Владимировна Ишкова тырышлыгы белән гамәлгә ашыру мөмкин булганлыгын билгеләп, аңа Россия һәм чит
илләр язучыларының әдәби мирасын тагын да якыннанрак өйрәнү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде.
Аннары җыелган тамашачылар хөкеменә үзешчән артистлар Джеймс Крюсның фантастик повесте буенча эшләнгән спектакль күрсәттеләр. Тамаша һәркемне җәлеп итте, эчтәлеге бик мавыктыргыч иде шул: төп герой Трёч әфәнде белән (исемен арттан алга укып карагыз әле) көлүне акчага алмаштырырга дигән килешү төзи... Артистлар да бик оста уйнады, аларга көчле алкышлар яуды. Җирлекара үзәк китапханәләр системасы директоры Н.М. Шәрәпова: "Спектакльне әзерләүгә режиссёрларча караш бик ошады, - ди. - Компьютер технологияләре куллану, декорациянең катлаулы булмавы бу артистларга теләсә кайсы көндә күрше авыл-шәһәрләргә гастрольгә чыгып китү мөмкинлеген бирә".
Очрашу ахырында китапханәче тантанага җыелган һәр кешегә рәхмәт әйтеп, тормыш юлында акыллы китап-ларның чын юлдашка әверелүен теләде.
Сүз соңында. "Китап театры" проектын гамәлгә ашыру өчен җиһазлар актив тормыш белән яшәп, озын гомерле булу юнәле-шендә, спорт һәм мәдәнияткә, гаилә һәм балаларга, Россия төбәкләрендә социаль проблемаларны чишүгә ярдәм итү өчен Елена һәм Геннадий Тимченколар тарафыннан 2010 елда Мәскәүдә оештырылган һәм 2013 елның август ахырына кадәр "Ладога" исеме астында мәгълүм булган Хәйрия фонды грантына алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса