Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Татар халкы яшәгәндә Туфан яшәр!

Кунаклар драматургның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, пьеса язмаларын карап, аның әсәрләрен искә төшерделәр.

Күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның Г. Тукай исемендәге, РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, үзәк китапханәнең татар әдәбиятын һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан “Иң зур бәхет – халык мәхәббәте” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Кунаклар драматургның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, пьеса язмаларын карап, аның әсәрләрен искә төшерделәр. Тормыш чынлыгы, тормышка ышаныч – Туфан Миңнуллинның әсәрләрендә иң төп сыйфатларның берседер. Аның китабына кергән әсәрләре, журналларда чыккан мәкаләләре нинди генә тематикада булмасын - һәрберсе фикерне уята, шәфкатьлелеккә, кешелеклеккә өнди.

Күпкырлы иҗатында Т.Миңнуллин татар хатын-кызы язмышы мәсьәләсенә дә зур урын бирә. Аның “Алты кызга бер кияү”, “Миләүшәнең туган көне”, “Әниләр һәм бәбиләр” пьесаларының  максаты - ялгызларга,  парлыларга,  бәхетле  һәм бәхетсезләргә  ярдәм  кулы  сузу,  рухи  азык  бирү, әхлак,  тәрбия мәсьәләләре, мәхәббәт,  гаилә,  намус-вөҗдан  каршында  хатын-кызның  җаваплылыгы,  яшәү максатын күрсәтү.

Әлеге тема белән тәңгәлләштереп, гүзәл затларыбызның бәйрәменә дә игътибар бирдек. Кунакларыбызны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, җирле шагыйрәләр үзләренең шигырьләрен укыдылар, җырчыларыбыз Эдуард Гафиятуллин, Әлфия Нурмөхәммәтова, Гөлгенә Авзалова  җырлар җырладылар.

Туфан Миңнуллин үзе яшәгән чорның акыллы философы да, милләтнең маягы да булды. Гомер буе үз максатына, хыялларына хыянәт итмичә, милләтебезнең барлык проблемаларын йөрәге аша уздырып, нык ихтыярлы көрәшче булып яшәгән ул. Болар бар да аның иҗатында чагылыш тапмыйча калмаган, шуңа күрә аның әсәрләрен өйрәнү бүген дә актуаль булып тора.

 

Эльвина БӘХТИЯРОВА, китапханәче

Анна РАДАЕВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса