Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Поход фотокамерасы

Бу - поход фотокамерасы, якташыбыз Ирек Хаҗи улы Хәкимов истәлеге. Ирек абый аны фронттан алып кайткан. Үзе исән чакта сөйләп калдырган истәлеге дә музейда саклана: "Бик каты бәрелешләр вакытында якташым Алешаны югалттым. Алеша чибәр, кыю, фотога төшәргә һәм төшерергә ярата иде. Дустымны җирләгәннән соң кулымда фотокамерасы калды. Фронтовик дусларым туган...

Бу - поход фотокамерасы, якташыбыз Ирек Хаҗи улы Хәкимов истәлеге. Ирек абый аны фронттан алып кайткан.

Үзе исән чакта сөйләп калдырган истәлеге дә музейда саклана: "Бик каты бәрелешләр вакытында якташым Алешаны югалттым. Алеша чибәр, кыю, фотога төшәргә һәм төшерергә ярата иде. Дустымны җирләгәннән соң кулымда фотокамерасы калды. Фронтовик дусларым туган якларына, гаиләләренә җибәрү өчен фотога төшерүемне үтенеп килә башладылар. Шул көннән мин чын фотога төшерүче булып киттем. Минем фотокамерама күп еллар, ләкин ул әле дә хезмәттә. Ветераннар үз медальләрен, погоннарын саклаган кебек, мин дә фотосурәтләрне, фотокамерамны кадерләп саклыйм..."
Без дә мәк-тәбебез музеена тапшырылган фотоларны һәм фотокамераны кадерләп саклыйбыз.
1944 елның 2 июлендә Бахмач шәһәре янында каты бә-релешләр вакытында Ирек Хәкимов каты яралана: уң күзе, уң кулы һәм аркасына фашист ядрәсе тия. Шәфкать туташы Татьяна Петровна яралы солдатны кадерләп карый, дәвалый. Яраткан кешесе яныннан бер генә минутка да китәсе килми аның. Сугыш сынауларын ике йөрәк бергә кулга-кул тотынып уза. Соңыннан алар өйләнешәләр. Сугыштан күзенә зыян килеп кайткан Ирек Хаҗи улы дөньяның матурлыгын, табигатьнең гүзәллеген аеруча ачык тоя башлый. Ул рәссам булып китә. Тормыш юлдашының портреты һәм ветеранның автопортреты Бөгелмә шәһәренең Туган якны өйрәнү музеенда саклана. Ә безнең мәктәп музеена Ирек абый "Мәскәү" фотокамерасын бүләк иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса