Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Әнкәйләргә мәдхия

Бәхетле бала мин Әнием минем матур, Күзләре якты, көләч, Шундый күңелле була Ул өйгә кайтып кергәч. Әни үзе бик уңган, Бар эшкә дә өлгерә. Мин мәктәптән кайтуга Тәмле ашлар пешерә. Иң бәхетле бала гына "Әни" сүзен әйтә ала. Үзегез дә аңлыйсыздыр: Мин - бик бәхетле бала! Алисә СТЕПАНОВА, Кодаш төп...

Бәхетле бала мин

Әнием минем матур,
Күзләре якты, көләч,
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
Әни үзе бик уңган,
Бар эшкә дә өлгерә.
Мин мәктәптән кайтуга
Тәмле ашлар пешерә.
Иң бәхетле бала гына
"Әни" сүзен әйтә ала.
Үзегез дә аңлыйсыздыр:
Мин - бик бәхетле бала!
Алисә СТЕПАНОВА,
Кодаш төп гомуми
белем бирү мәктәбенең
6 нчы сыйныф укучысы.

Һәрчак син кирәк миңа

Якты дөньяга китергән
Син бит, газиз әнкәем,
Изге теләкләрем теләп,
Сиңа ниләр әйтәем?

Ниләр генә теләсәм дә,
Аз булыр кебек сиңа,
Дөньялыкта, ахирәттә
Һәрчак син кирәк миңа.

Синең изге теләкләрең -
Минем тормыш юлдашым,
Син исән чакта, әнкәем,
Кадерле булыр башым.

Килгән кайгы-хәсрәтләрне
Кемнәр кичерә ала?
Күз яшьләреннән төелеп,
Йөрәге әрнешкән Ана.

Күкрәк сөтең имезгәнсең,
Минем тәнемә дәва.
Исәнлек-иминлек дигән
Изге теләктә калам,
Мин - синең газиз балаң.

Миңнезаһит ШӘРИФУЛЛИН,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Яз җитә!
Карлары, суыклары илә
Кыш китә башлау белән
Март бураннары да аны
Тизләтә чама белән.

Шулай итеп язлар җитә,
Үтә салкын вакытлар.
Кояш та елмаеп карый,
Яшәрер урман-кырлар.

Киткән кошлар
кире кайтыр -
Оя корыр вакытлар.
Сыерчыкларны каршылар
Матур ясалган йортлар.

Барча тереклек дөньясы
Җанлана яз көнендә.
Дөнья шулай яратылган -
Яз яшәртә кемне дә!

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Бикбау кызына

(Каләмдәшем Мөбәширә Шәрәфетдиновага
багышлана)

Бикбауда туып-үскәнсең
(Минзәлә якларында).
Ык буйларын сагынасың
Ямансу чакларыңда.

Балачак хатирәләре
Саклана күңелеңдә.
Зәһәр кычытканнарын да
Онытмыйсың бүген дә.

Гүя матур бер төш хәзер
Гыйлем эстәү еллары.
Җуелмас эз калдырган
Алабуга юллары.

Тормыш дулкыннары сине
Алып киткән еракка.
Насыйп иткән бәхетеңне,
Очратып Фердинандка.

Горурлыгың, хозурлыгың -
Балалар, оныкларың.
Сайрар кошлардай
сайрашып,
Озак яшәгез тагын.

Ягсуп МОРТАЗИН.
Бөгелмә шәһәре.

Әнием

Минем өчен Җир шарында
иң кадерле, иң гүзәл,
Иң акыллы, иң яраткан
Әнием бар - бер генә.

Эшчән, ягымлы, тырыш,
аның исеме Наилә,
Безне дә эшкә өйрәтә,
тормышны аңлый белә.

Энем, сеңлем һәм миңа
дөрес тәрбия бирә.
Бик матур итеп яшибез,
тату булганга күрә.

Илназ МИЯССӘРОВ,
Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.


Әбием-алтыным

Җәйне мин һәрвакыт авылда уздырам, чөнки анда минем иң якын кешеләремнең берсе - әбием яши.

Азалия ШАҺИЕВА,
Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 4 "А" сыйныфы укучысы.

Әбием - әниемнең әнисе, ул Карабашта яши. Аның исеме - Сәрия. Ул инде өлкән яшьтә, лаеклы ялда. Олы яшь-тә булуына карамастан, гел хәрәкәттә: әле йорт эшләрен карый, әле тәмле-тәмле ризык-лар пешерә, кайчан гына барып кермә, әбиемнең өстәле сый-нигъмәттән сыгылып тора. Аның пешергән ризыклары шундый тәмле була! Телеңне йотарлык!

Әбием дөнья хәлләре белән кызыксынырга да вакыт таба. Борын очына гына тимер кысалы күзлеген элеп куя да рәхәтләнеп гәҗит укырга тотына. Аннары инде гәҗиттәге яңалыклар белән дә безне күбрәк ул таныштыра. Әбием китаплар укырга да ярата. Ул аларны кычкырып, сәнгатьле итеп укый. Кайчагында без икәүләшеп китаплар белән бик мавыгып китеп, вакытның үткәнен сизми дә калабыз.

Сәрия әбием минем нурлы йөзле, җылы карашлы, сабыр холыклы, йомшак күңелле, тырыш кеше. Ул безне - оныкларын тәрбияләргә дә булыша. Әз генә кырын эш эшләдекме, шунда ук күреп тә ала. Кайвакыт орышырга да күп сорамый. Мин: "Хаталарымны төзәтермен, әбием!" - дип аны тынычландырам. Мин әбиемә ярдәм итәргә тырышам: савыт-сабаларны юам, тузаннарны сөртәм, өйне җыештырам.

Әтием белән әнием дә әбиемне бик хөрмәт итәләр, аның киңәшләрен тотарга тырышалар. Ул бит безнең - киңәшчебез, остазыбыз! Ме-нә 8 Март бәйрәме дә килеп җитте. Мин әбиемне, әниемне әлеге бәйрәм белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, шатлыклар теләп калам. Әбием, безне сөендереп, озак яшә әле. Язмамны шушы шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Әбекәй, алтыным,
Минем иң якыным.
Яратам, яратам
Мин аны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса