Әнием! Мине якты дөньяга китерүче, йомшак кулларың белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, кайгы-шатлыкларым-ны уртаклашып яшәүче газиз әнием! Иртән уянганда күзләремне ачу белән иң беренче синең ягымлы йөзеңне күрү - нинди зур бәхет!
Минем өчен дөньяда иң акыллы, иң сабыр, иң тыйнак, иң ягымлы, иң сөйкемле, иң мәрхәмәтле, иң уңган, иң оста, иң чибәр, иң әйбәт кеше - син ул, әнием.
Синең үткән тормыш юлың - моның ачык дәлиле. 1994 елда Бөгелмә педагогия училищесын уңышлы тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен алып чыккач, шул ук елны Кодаш балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнашкансың. 20 ел буена яраткан һөнәреңә тугрылыклы булып яшисең. Үз эшеңне, балаларны бик яратасың. Алар турында сөйләгәндә, күзләрең очкынлана, бит очларың алсулана. Хәзер син - зур тәҗрибәле, I категорияле тәрбияче.
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" исемен яулап, грант откан, туган авылыбыз Кодашны бөтен Татарстанга таныткан "Чишмәкәй" балалар бакчасының шушы уңышында, һичшиксез, синең өлешең дә бар.
Эшеңдә һәрвакыт балалар арасында булуыңа карамастан, безгә - ике улыңа, иреңә дә вакытыңны кызганмыйсың. Син һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле. Тәмле ашларың белән сыйлыйсың, өебез ялт итеп тора. Авырсак - дәвалыйсың, безнең укуыбыз белән һәрвакыт кызыксынып торасың, ярдәм итәсең.
Син - безнең күңелебез кояшы. Үзеңне бик-бик яратабыз. Әнием, кадерлем! Синең ышанычыңны аклап, һәрвакыт шатландырып, кайгы-хәсрәт китермичә яшәргә насыйп итсен иде.
Илфат Мәгалимов,
Кодаш мәктәбенең
8 нче сыйныф укучысы.
Рәсемдә: әнием - Илсөяр Әкрәм кызы Мәгалимова.
Фото - гаилә альбомыннан.