Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Лаеклыларны сайлыйк!

2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы чакырылышына депутатлар сайлаячакбыз. Бу көнне үзебезнең Бөгелмә шәһәрендә үзенә күрә бер бәйрәм төсендә билгеләп үтсәк, бик тә саваплы гамәл кылган булырбыз.

Әйе, бу сайлауларда яшьләр, урта буын вәкил-ләре, пенсионерлар - барысы да бердәм булып сайлауларда катнашсалар, үзләренә үзләре ярдәм иткән булырлар, шул ук вакытта гражданлык бурычыбыз да үтәлгән булыр.
Дәүләт Советы булгач, барлык эш-гамәлләр, законнар киңәшләшеп, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарыла һәм, республикабызның
Россия күләмендә абруен күтәреп, үз сүзен әйтә белә торган субъект икәнен раслый. Сайлаган депутатларыбызның барлык мәсьәләләрне уртага салып сөйләшә белүеннән, уңганлыгыннан без отачакбыз гына.
Республикабыз, илебез, җиребез булу белән без бәхетле. Сайлауларга баручылар да, депутат булып сайланырга теләүчеләр дә үз бурычларын тирән аңлап эш итсеннәр иде. Сайлауларга барыйк һәм лаеклыларны сайлыйк, җәмәгать!
Әлфинә КӘРИМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса