Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Укучы хатлары

“Кодаш ярдәмгә мохтаҗ”

Сугыш һәм хезмәт ветераны Гыйлемхан Мияссәров Кодаш авылы халкы исеменнән газета аша ("Бөгелмә авазы"ның 16 гыйнвар саны) җирле җитәкчелеккә гозер белән мөрәҗәгать иткән иде.

Хатта язылганча, "…Мәктәп авария хәлендә, ремонт кирәк, авыл мәдәният йорты эшләми, бөтенләй ябылды. Яшьләр кая барырга белми интегә…" Автор шулай ук авыл юлларының да бик начар булуыннан зарлана һәм язмасының ахырында район җитәкчеләреннән, Лениногорск һәм Азнакай нефть һәм газ чыгару идарәләре башлыклары Рафаил Нурмөхәммәтов белән Рәзиф Галимовтан мәктәп белән мәдәният йортын, юлларны ремонтлауда ярдәм итүләрен үтенеп сорый.

Муниципаль районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина, хатка җавап рәвешендә, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лера Мөстәкыймовага менә нәрсәләрне хәбәр итә:
"Кодаш авыл мәдәният йорты 1975 елда салынган. Сафка бастырылганнан бирле бинага капиталь ремонт уздырылмаган. 2012 елның сентябрендә түбәдән су үткәнгә күрә, электр щитында кыска ялганыш булды һәм шул сәбәпле, мәдәният йортын электрдан аердылар. Шартлар булмаганга, моңа кадәр биредә мәдәни-агарту эшләре алып барылмады. Түгәрәкләр дә эшләмәде. 2013 елның 22 гыйнварында мәдәният йорты электр энергиясе белән тәэмин ителде һәм мәдәният учагы тиешле режимда эшли башлады.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса