Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Изге Болгар иленә сәяхәт

Кояш нурлары астында Иделнең текә ярында гаҗәеп матур тирмәләр, ак сарайлар балкып тора. Әйтерсең лә, мәчет манарасы офыкка барып тоташа.

Эдуард ГАФИЯТУЛЛИН,
Татар мәдәният үзәгенең
әйдәп баручы белгече.
Автор фотосы.
Гасырлар үткән саен ата-бабаларыбызның матур эшләре бездә - яшьләрдә горурлык хисләре уята.
Үткән якшәмбедә шәһәребездән 40 кешелек төркем Изге Болгар иленә сәяхәт кылып кайтты. Һава шартларының салкын торуына карамастан (көне буе яңгыр яуды), сәяхәтебез бик кызыклы булды. Төркемебезне җирле язучы, тарихчы Әмир Мәхмүт улы Садыйков әйдәп барды. Тарихи урынга сәяхәт кылучылар арасында яшь буын вәкилләренең дә күп булуы шатландырды. Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче сәнгать түгәрәкләренә йөрүчеләр дә бар иде анда. алар Болгар җирендә ата-бабаларыбыз тарихы белән якыннан таныша алдылар /рәсемдә/.
Әлеге изге гамәлне тормышка ашырган шәһәр һәм районыбызның милләтпәрвәр заты, "БАЛКЫШ" оешмасы гене-раль директоры, Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллин булды. Бу эшне ул дистәләгән еллар башкарып килә инде. Изге Рамазан ае баш-
ланган көннәрдә кылган шундый игелекле эшләре өчен аңа Алла-һы Тәгаләнең әҗер-саваплары булсын. Халкыбызның шундый азамат ир-егетләре булганда, милләтебез тәрәккыят итәр, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса