Ипи көн дә кирәк
Шәһәребезнең "ТатНИПИнефть" бинасы янында урнашкан "Медок" кибетендә пенсионерларга һәм инвалидларга ак ипине арзанрак бәягә саталар. Ипидән башка яшәп булмый, ул көн дә кирәкле ризык. Шуннан ала башлагач, без пенсионерларга күпме файда! Ә ипиләре бик тәмле, свежий, хәтта еш кына җылы чагына да эләгәбез. Керемнәре чикле булган кешеләргә (инвалидларга, пенсионерларга) карата...
Шәһәребезнең "ТатНИПИнефть" бинасы янында урнашкан "Медок" кибетендә пенсионерларга һәм инвалидларга ак ипине арзанрак бәягә саталар. Ипидән башка яшәп булмый, ул көн дә кирәкле ризык. Шуннан ала башлагач, без пенсионерларга күпме файда! Ә ипиләре бик тәмле, свежий, хәтта еш кына җылы чагына да эләгәбез.
Керемнәре чикле булган кешеләргә (инвалидларга, пенсионерларга) карата күрсәтелә торган мондый игелекле гамәл матди яктан бер файда булса, рухи яктан тагын бер шатлык. Шуңа да әлеге игелекле гамәлне башкаручыларга - Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Бөгелмә бүлегенә (җитәкчесе - Илдар Хаков) рәхмәтле булып яшибез, эшләрегез һәрчак уң булсын дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа