Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Күп ашаудан интекмә

Дөрес туклану - саулыкның нигезе. Әмма тормышта, төрле сәбәпләр аркасында, һәрвакыт тиешенчә генә тукланып булмый шул. Моңа һәр организм төрлечә әзерлектә була һәм бу тайпылышларга төрлечә җавап бирә дә. Кайвакытта, нәкъ менә дөрес тукланмау сәбәпле, җитди чир килеп чыгуы да ихтимал. Кайсы вакытта нинди азык ашау урынлы, нинди чир вакытында...

Айсылу НУРЕТДИНОВА,
үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм
туган якны өйрәнү бүлеге мөдире.

"Шифа" клубының чираттагы утырышы әнә шул сорауларны ачыкларга булышты. Сәламәтлек өчен гаять файдалы мәгълүматларга бай бу утырыш 25ләп кешене җыйды, ул "Мәгърифәт" клубы әгъзалары белән (җитәкчесе - Лина Гәрәева) берлектә үткәрелде.

Очрашу башында китапханәнең аеруча күп укыла торган китаплар бүлеге мөдире Ольга Карпова үзе җитәкләгән бүлек эшчәнлеге турында әйтеп узды, уку залына килә торган вакытлы матбугат чаралары материалларыннан файдаланып төзелгән "Сәламәтлек иле" дигән күргәзмә белән таныштырды. Аннары тыңлаучылар алдында 2007 елда эшли башлаган "Сәламәт туклану - сәламәт ил" дип исемләнгән президент программасы буенча эшләүче аттестацияләнгән белгеч Галина Кухтина чыгыш ясады, бик күп сорауларга җавап бирде. "Гомерне озайта торган ризык" дип атала торган күргәзмә, слайдлар карау да кунакларны битараф калдырмады. Очрашу җирле шагыйрә Мәхтүмә Галләмованың яңа басылып чыккан китабындагы "Озак яшәү серләре" дигән шигырен уку белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәтлек шифа