Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Дөрес уйлыйк, дөрес сөйлик!

Фикеремә колак салыгыз

Гади тормышта, халык арасында, бигрәк тә дингә мөнәсәбәтле темага сөйләшүләр вакытында еш кына шундый сүзләр ишетергә була: “Менә элек коммунист булып йөргән кешеләр (КПСС членнары) хәзер мәчеткә йөриләр, гөнаһларын юалар”, – диләр. Коммунист чагында атеист булганнар да, хәзер фикерләрен үзгәртеп, Аллага табыналар, андыйларга ышанып буламы инде, янәсе.

Бу шактый киң таралган, әмма бик ялгыш караш. Бигрәк тә, белер-белмәс килеш, аларга “гөнаһлы” ярлыгын тагып кую. Аның тәгаен нинди гөнаһы турында сүз бара соң? Башкаларны тикшергәнче, кеше башта үз гөнаһлары турында уйларга тиеш. Без барыбыз да гөнаһлы, хәтта: “Мин гөнаһсыз”, – дип әйтү үзе зур гөнаһ ул. Димәк, кешегә карата “гөнаһлы” дигән фикер белән без үзебез үк яңа гөнаһка керәбез булып чыга.

Икенчедән, чын коммунистлар эшләмичә, эчеп, азып-тузып йөрмәделәр бит. Алар җәмгыятьнең алдынгы карашлы, башкаларга үрнәк булып торыр дәрәҗәдә дөреслекне яклаучы, кешелекле, ярдәмчел һәм саф күңелле кешеләр иде. Моның шулай икәнен без олылардан сорашсак та белә алабыз, әдәби китаплардан укып та, элекке фильмнарны карап та күрәбез.

Өченчедән, коммунистларның барысы да дин юлына басмады бит. Нигә? Чөнки дин юлына кешене Аллаһы Тәгалә Үзе сайлап бастыра. Барысы да – Аллаһы Тәгалә кулында.

Менә хәзерге тормышта бит без депутатларны үзебез сайлап куябыз. Әмма соңрак алар арасында депутат булырга лаек булмаганнары да бар икәнлеге ачыклана. Тик бит бу бар депутатлар да начар дигән сүз түгел. Коммунистлар арасында да бәлки шулай начар гадәтлеләр булгандыр – барыбыз да шушы җир, шушы тормыш кешесе бит.

Иң мөһиме, һәрбер сүзне уйлап сөйләргә кирәк. Коръән китабында да әйтелә бит, дөрес булмаган сүзне сөйләмәскә, телне тыя белергә кирәклеге турында. Яман сүз фетнә чыгуга сәбәп була. Ә фетнә шулай ук иң зур гөнаһларның берсе ул...

Хәмдүнә КӘТИЕВА,
Бөгелмә шәһәре.

Фото - dumsk.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса