Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

“Блокада икмәге”

Бөгелмәдә беренче тапкыр "Блокада икмәге" дип аталган акция узды. Ул чара Ленинград (Санкт-Петербург) шәһәрен фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 71 еллыгына багышланган иде.

Елена АНТИПОВА.
27 гыйнвар көнне "Яшь гвардия" җирле штабы активистлары кешеләргә пакетларга салынган 125 грамм ипи кыерчыгы тараттылар. Блокада вакытында Ленинград кешеләренә бирелгән тәүлеклек норма булган ул. Аның да нибары 75 проценты гына оннан торган, ул онның да иң түбән сортлысыннан пешерелгән. Ипекәйнең калган чирек өлешен целлюлоза, түп (жмых), обой тузаны, теттерелгән чыпта чүбекләре тәшкил иткән.
"Яшь гвардия" активисты Ангелина Васильева бу акциянең Ленинград халкының блокада вакытында ниләр кичергәнлеге турында хәзерге кешеләр бер генә мизгел булса да уйлап карасыннар иде дигән максат белән уздырылуын әйтә.
1941 елның 8 сентябрендә башланган блокада 900 тәүлек буе дәвам итә. Шәһәргә азык-төлек кертү мөмкинлеге бирә алган бердәнбер "Яшәү юлы" Ладога күле аша салына. Блокада елларында, төрле мәгълүмат чыганак-ларына караганда, 400 меңнән алып, 1,5 миллионга чаклы кешенең гомере киселгән.
Совет гаскәрләре Ленинградны тулысынча азат иткән көн - 1944 елның 27 гыйнвары. 1995 елның 13 мартында чыккан "Россиядә хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Федераль Закон нигезендә, 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне - Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса