Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бөгелмәдә саклык дәресләре

Җәй көне балалар күп вакытларын урамда уздыралар. Ата-аналар өчен бу шактый тынгысыз вакыт, чөнки баланың активлыгы еш кына имгәнүләргә, тән җәрәхәтләренә китерә. Сыдырылган, бәрелгән, күгәргән урыннарны санап кына бетерә торган түгел. Менә шундый күңелсезлекләрдән саклана белергә өйрәтү өчен "Радуга" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары Равия Хәйретдинова белән...

Җәй көне балалар күп вакытларын урамда уздыралар. Ата-аналар өчен бу шактый тынгысыз вакыт, чөнки баланың активлыгы еш кына имгәнүләргә, тән җәрәхәтләренә китерә. Сыдырылган, бәрелгән, күгәргән урыннарны санап кына бетерә торган түгел. Менә шундый күңелсезлекләрдән саклана белергә өйрәтү өчен "Радуга" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары Равия Хәйретдинова белән Ольга Колганова балалар өчен "Саклык дәресләре" дигән баш астында махсус чара үткәрделәр.

Кинотренинг яшүсмерләрне куркынычсыз тормышның мөһим кагыйдәләре белән таныштырды. Тирән мәгънәле тематик мультфильм карагач, балалар берничә сорауга җавап эзләделәр: "Үз сәламәтлегеңә ничек зыян китерми калырга? Ахыры начар бетәчәген белеп торган гамәлләрдән баш тарту ни өчен кирәк? Теге яки бу хәлдән чыгу юлын ничек табарга?"

Сак булуның иң гади кагыйдәләрен истә яхшырак калдыру өчен балалар әлеге темага тест уздылар, белгәннәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чарада катнашучылар барысы да "дөньяда иң кадерлесе - яшәү һәм сәламәтлек" дигән уртак нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса