Бөгелмә педагогия көллиятенең 211 нче төркем студентлары 23 гыйнвар көнне Туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Р. ХӘСӘНШИНА,
оештыручы-педагог.
Экскурсия Ленинград блокадасын өзү, шәһәрне камалыштан азат итү көненә багышланган иде.
Студентлар чолганыштагы шәһәр тормышы, халыкның ачлыктан, суыктан кырылганлыгы, нибары бер кыерчык ипи хисабына җан асрарга мәҗ-бүр булганнар, урамга чыгып киткән җирдән үлеп яткан кешеләр, көндәлек алып барган Таня Савичеваның иң соңыннан "барысы да үлеп бетте" дип язганлыгы, 900 көн һәм төн дәвам иткән чолганышта 650 мең кешенең Пискарёв зиратында җирләнгәнлеге турындагы мәгълүматларны тетрәнеп тыңладылар, фотолар, материал-экспонатларны карадылар. Бөгелмәләр Евгений Петрович Лазарев белән Георгий Иванович Михайлов та блокаданың бөтен михнәтен татыган кешеләр.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша барган саен педкөллият студентлары да узган сугышның дәһшәтле вакыйгалары турында күбрәк беләләр. Ул сугыш планетабыздагы соңгы бөтендөнья сугышы булсын иде! Безгә сугыш кирәкми!