“Батыр”да батырлар үсə
Бала яхшы я яман булып тумый. Аның тора-бара нинди сыйфатлар үзлəштерүе, холкында нинди яклар үсеш алуы, беренче чиратта, əти-əнисеннəн һəм тирə-юньдəге олылардан, аларның нинди тəрбия бирүеннəн, нинди хислəр белəн баета алуыннан тора. Бакча - баланың тормышында олылар белəн дə, яшьтəшлəре белəн дə мөнəсəбəтлəрне корырга өйрəнə торган беренче тəҗрибə мəктəбе. Бала...
Бала яхшы я яман булып тумый. Аның тора-бара нинди сыйфатлар үзлəштерүе, холкында нинди яклар үсеш алуы, беренче чиратта, əти-əнисеннəн һəм тирə-юньдəге олылардан, аларның нинди тəрбия бирүеннəн, нинди хислəр белəн баета алуыннан тора.
Бакча - баланың тормышында олылар белəн дə, яшьтəшлəре белəн дə мөнəсəбəтлəрне корырга өйрəнə торган беренче тəҗрибə мəктəбе. Бала эшчəнлегенə юнəлеш биреп, без - тəрбиячелəр аларда туган якка, Ватанга, Россия Армиясенə карата мəхəббəт хислəре дə тəрбиялибез. Эшне, педагогик процесска актив җəлеп итеп, əти-əнилəр белəн тыгыз элемтəдə алып барабыз. Бергəлəп балада якыннарыңны ярату, кайгыртучанлык күрсəтə белү, үз өен, туган илен сөю хислəре үстерергə тырышабыз. Болар барысы да баланың гражданин һəм үз Ватанының патриоты булып үсүенə алшартлар тудыра, əхлакый кыйммəтлəрнең бəясен аңларга өйрəтə. 23 февраль бəйрəме алдыннан 2 нче "Батыр" балалар бакчасында тематик атналык узды. Бу вакытта Ватанны саклаучылар көненə багышланган дəреслəр, төрле чаралар оештырылды. Балаларга Ватан сакчылары, гаскəрлəрнең төрлəре, хəрбилəр турында һ.б. мəгълүмат бирелде. Дəреслəр, иртəлəр барысы да "Яшь сугышчы мəктəбе" дигəн баш астында махсус сценарий буенча əзерлəнде. Бəйрəмдə əтилəр, бабайлар да катнашты. Балалар белəн бергəлəп, алар эстафета ярышларында, башка төрле уен-бəйгелəрдə көч сынаштылар. Балалар армия турында шигырьлəр сөйлəделəр, үз куллары белəн ясаган очкычларны тотып биеделəр. Бəйрəм ахырында аларга - "Яшь сугышчы мəктəбе"н тəмамлаган өчен "медаль", ə əтилəргə, бабайларга уллары һəм кызлары, оныклары ясаган бүлəклəр тапшырылды.
Əлфия ШАКИРОВА,
2 нче "Батыр" балалар бакчасы
музыка хезмəткəре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа