2 март 2016 яңалыклары
-
Алда җиңүлəр көтə!
Менə безнең чаңгычылар да, мəктəп укучыларының Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында, республика ярышларында чыгыш ясау дəрəҗəсенə ирештелəр. Түбəн Каманың Красный Ключ бистəсендəге "Алмаш" спорт комплексының чаңгы юлында зона этапларында җиңү яулаган 12 команда очрашты. Чаңгы ярышлары ике көн дəвам итте. Көрəш искиткеч киеренке булды. Һəр секунд, чаңгыда йөрү техникасын белү, җиһазларны əзерлəү,...
-
Бөгелмәдә – “Сандугач сайрар илем” фестивале ачылды
-
“Батыр”да батырлар үсə
Бала яхшы я яман булып тумый. Аның тора-бара нинди сыйфатлар үзлəштерүе, холкында нинди яклар үсеш алуы, беренче чиратта, əти-əнисеннəн һəм тирə-юньдəге олылардан, аларның нинди тəрбия бирүеннəн, нинди хислəр белəн баета алуыннан тора. Бакча - баланың тормышында олылар белəн дə, яшьтəшлəре белəн дə мөнəсəбəтлəрне корырга өйрəнə торган беренче тəҗрибə мəктəбе. Бала...
-
Сөләйман хәзрәтне эзләү ничек бара?
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков белән 7 февральдә югалган Петровский бистәсе имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү эшләренә бәйле хәлләр турында сөйләшү өчен очрашты. Камил хәзрәт әлеге вакыйга уңаеннан борчылуын белдерде. Шулай ук ул ТР МДН тарафыннан югалган имамның гаиләсенә ярдәм итү йөзеннән оештырылган чаралар хакында сөйләде....
-
Татарстан Пенсия фондына яңа җитәкче билгеләнде
РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлегенә идарәче итеп Эдуард Вафин билгеләнде. Эдуард Вафин 1979 елның 1 маенда туган. 2001 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Пенсия фонды өлкәсендә 2000 елдан бирле хезмәт куя. Моңа кадәр, 2013-2015 елларда, Эдуард Вафин РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесенең урынбасары, ә 2015 елның ноябреннән вакытлыча идарәче...
-
Язгы ярминкәгә рәхим итегез!
5 март көнне Бөгелмәдә 2016 елның беренче язгы авылхуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. Бу юлы авыл хезмәтчәннәре сөт һәм сөт продуктлары, ит сатачак, яшелчә, ярмалар, бал тәкъдим итәчәкләр. Ярминкәгә рәхим итегез!
-
Март аенда магнитлы көннәр
-
Һади Атласи елы
Быел Һади Атласи белән танылган якташларыбызның гомерләре кыелуга 15 февраль көнне 78 ел тулды. Ул шомлы чорлар ераклаша барса да, хәтерләрдән мәңге җуелмас... Инде күркәм традициягә әверелде: шәһәребездә эшләп килүче Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды ел саен, шәһит киткән милләттәшләребезне искә алып, Хәтер кичәсе үткәрә. Быел әлеге чара Татар мәдәният...
-
“Ел азагына кадәр төзеп бетерергә!”
Бөгелмә муниципаль районында төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республика программалары тормышка ашырыла башлады. Безнең район 32 программаның 26сында катнаша. Шул рәвешле, 2016 елда 74 күпкатлы йорт төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта подрядчы оешмалар йортларның түбәсен, инженерлык системасын яңарта. Ә төзелеш өлкәсенә килгәндә, быел Бөгелмә муниципаль районында авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен...
-
Бөгелмәләр, концертка рәхим итегез!
Кадерле һәм сөйкемле хатын-кызлар! Сезне иң матур һәм иң якты бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Мартка багышланган бәйрәм концертына чакырабыз. 3 мартта 16 сәгатьтә Техника йортына рәхим итегез! Керү - ирекле.