“Зәйтүнә” – йөрәк дулкынында
13 март көнне Татар мәдәният үзәгендә "Зәйтүнә" дип исемләнгән IV мөнәҗәтләр фестивале узды. Инде матур традициягә әйләнгән бу күркәм чара "республикакүләм" дип аталса да, географиясе шактый киң булып, инде регионара статус алды, чөнки хуҗалар - бөгелмәләр, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Зәй, Яңа Чишмә, Казан мөнәҗәтчеләреннән тыш, биредә күрше Башкортстан республикасы иҗатчылары...
13 март көнне Татар мәдәният үзәгендә "Зәйтүнә" дип исемләнгән IV мөнәҗәтләр фестивале узды. Инде матур традициягә әйләнгән бу күркәм чара "республикакүләм" дип аталса да, географиясе шактый киң булып, инде регионара статус алды, чөнки хуҗалар - бөгелмәләр, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Зәй, Яңа Чишмә, Казан мөнәҗәтчеләреннән тыш, биредә күрше Башкортстан республикасы иҗатчылары да катнашты һәм төрле номинацияләрдә призлы урыннар да яуладылар.
Бәйге, катнашучыларның яшь үзенчәлекләренә карап, аерым башкаручылар һәм коллективлар арасында җиде номинациядә узды. Иң нәни мөнәҗәтче малайга 5 яшь булса, өлкәннәрнең яше чикләнмәгән иде. Шулай да, бәйгенең чишмә башында торган Үзәк Диния оешмасы мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, фестивальдә, бердән, катнашырга теләүчеләр бик күп булу сәбәпле (узган ел, хәтерләсәгез, чара 7 сәгать дәвам иткән иде), икенчедән, милли йолаларны яшьләр арасында пропагандалауга ныграк игътибар юнәлтеп, быел күбрәк яшьләргә өстенлек бирелгән. Чыннан да, фестивальдә чыгыш ясаган 100гә якын мөнәҗәтченең күпчелеге балалар, яшьләр һәм урта буын вәкилләре иде.
Дүртенче ел рәттән тамаша кыла алу мөмкинлегеннән файдаланып, үзем дә чараны оештыру, анда катнашучыларның һәм тамашачыларның мөнәсәбәте җәһәтеннән булган кайбер үзгәрешләргә игътибар иттем. Беренчедән, элекке елларда оештыручылар арасында да, катнашучылар арасында да күзгә бәрелеп торган артык дулкынлану һәм кайнап торган хис ташкыны беркадәр тынычлана төшеп, чараның чын мәгънәсендә оешкан төстә эшлекле юнәлеш алганлыгы сизелә. Бу аңлашыла, хәзер инде оештыручыларның да (Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә татар мәдәнияте үзәге) тәҗрибә туплаганы, шомара төшкәне сизелә (моны Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова да билгеләп үтте), катнашучыларның да башкару осталыклары югарырак дәрәҗәдә. Беренче елларда хәтта чара барышында илһамланып киткән гади тамашачы да, сәхнәгә менеп, мөнәҗәт әйтә, яисә җыр башкара алса, быел инде конкурсантларны да, алда әйткәнемчә, сайлап кына уздырганнар. Бәйгенең саллылыгына, аңа мөнәсәбәтнең җитдилегенә тагын бер дәлил - катнашучыларның киенү рәвеше, сәхнәдә үз-үзен тотышлары. Беренче елларда теләгән һәркем сәхнәгә үз көе, үз киеме белән менсә, быел катнашучыларның һәммәсе дә диярлек дини һәм милли киемнәрдән иделәр. Инде алдагы елларда башкаручыларның сәхнә культурасын күтәрүне - юлда килгәндә бөгәрләнгән кием һәм кроссовкалар белән чыкмауны таләп итү дә урынлы булыр, мөгаен.
Чын мәгънәсендә олы милли тәрбия чарасы булган мөнәҗәтләрне - халкыбызның гореф-гадәтләрен популярлаштыруга хезмәт итә торган фестиваль үзе дә тәрбия чарасы бит ул. Бәйгенең максаты ук шуны күрсәтә. Ә тагын мөселманнар арасында татулыкны ныгыту, экстремизм күренешләренә каршы тору, традицион хәнәфи мәзһәбен дәгъват кылуны күздә тотып оештырыла әлеге бәйге. Жюри әгъзалары киңәшкән вакытта җәмәгатькә вәгазь сөйләгән Рөстәм хәзрәт тә бу хакта басым ясап әйтте.
Мөнәҗәтчеләрнең башкару осталыгы да гаять югары иде: "көндәлектә үзем өчен көйлим" дәрәҗәсеннән шактый күтәрелеп, башкаручыларның күпчелегенең иҗат белән даими шөгыльләнгәне, үзешчән иҗат коллективы әһеле икәне сизелеп тора. Арада профессиональ югарылыкта башкарылганнары да бихисап иде, шуңа да "иң-иң"нәрне сайлап алу җиңел булмады. Жюри әгъзаларының берсе - күренекле "Сорнай" ансамбле солисты Илгиз Шәйхразыев алдагы елларда мөнәҗәтне үзе язып, үзе башкаручы авторларга аеруча игътибар бирелә башласа иде дигән теләкне дә җиткерде.
Җиде номинациядә дә беренче өч урынны алган призёрларга кыйммәтле бүләкләр, Дипломнар тапшырылды. Катнашучыларның берсе дә бәйгедән - Моң бәйрәменнән буш кул белән китмәде. Чөнки, жюри рәисе - Татарстанның халык артисткасы, М. Җәлил исемендәге бүләк лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать әһеле Гөлзадә Сафиуллина әйткәнчә, биредә мөнәҗәтләр барысы да чын күңелдән, ихлас итеп, ягъни йөрәк дулкынында башкарылды. Ә йөрәктән чыккан - йөрәккә барып җитә дә. Тәрбияви чараның әһәмияте дә шунда.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа