Үзебезнекен сатып ал! Базар мөнәсәбәте – үз таләбе белән
8 август көнне шәһәр хакимиятендә җирле азык-төлек җитештерүчеләр белән Татарстан Дәүләт Советы депутатлары очрашты. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Ксения Владимирова, Бөгелмә муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнаштылар. Очрашуда сөйләшүнең төп темасы РФ сату эшенә кагылышлы 381-Ф3 Федераль Закондагы үзгәрешләр булды. "Единая Россия" партия фракциясе бу законга...
8 август көнне шәһәр хакимиятендә җирле азык-төлек җитештерүчеләр белән Татарстан Дәүләт Советы депутатлары очрашты. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Ксения Владимирова, Бөгелмә муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнаштылар. Очрашуда сөйләшүнең төп темасы РФ сату эшенә кагылышлы 381-Ф3 Федераль Закондагы үзгәрешләр булды.
"Единая Россия" партия фракциясе бу законга үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыга. Әлеге үзгәрешләр, үз чиратында, азык-төлек җитештерү һәм аны эшкәртү сәнәгатенә файдалы йогынты ясар дигән өмет бирә. Шул максаттан, Дәүләт Советы депутатлары, урынга чыгып, бу өлкәдә булган проблемалар белән таныша.
-- Без шушы көннәрдә очрашуны Чаллы шәһәрендә уздырдык. Андагы сату нокталары белән таныштык. Әйтергә кирәк, әлеге шәһәрнең сату нокталарында 80 процент продукция -- Татарстанда җитештерелгән азык-төлек. Бу факт безне шатландырды. Хәзер без Бөгелмә хәлләре белән кызыксынабыз, -- ди Таһир Һадиев.
Очрашу-киңәшмәгә Бөгелмәнең азык-төлек җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр килгән иде. Бу -- 1 нче һәм 2 нче номерлы ашлык продуктлары комбинатлары, Райпо җитәкчеләре, ипи пешерүче җәмгыять директорлары. Алар бер-бер артлы депутатларга үзләренең проблемалары турында сөйләп узды. "Проблемалар җитәрлек", -- ди эшмәкәрләр. Безнең районда җитештерелгән азык-төлек федераль кибет киштәләренә авырлык белән генә барып җитә икән.
-- Зур кибетләргә үзебезнең продукцияне кертә алмыйбыз. Беренчедән, алар бездән азык-төлекне (бүгенге көндә бу -- карабодай ярмасы) бурычка алып тора һәм акчасын ике айдан соң гына безгә кайтарып бирә, ә икенчедән, бездән алган продукциянең бәясен кибетләрдә бермә-бер арттыралар, бу эшләр безгә файда китерми. Шуңа күрә, уртак тел табып, бары тик бер сату ноктасы белән генә эшлибез. Бу -- "Эссен" кибете. Калганнары белән эш итү безнең икмәк комбинатына табыш китерми. Базар мөнәсәбәтләренә яраклашып эш итәбез, башка чара калмый. Ә бу проблеманы чишү өчен җирле азык-төлекне сатуга чыгарганда аңа аерым хак кую кирәк. Шунсыз продукциябезгә, мәсәлән, шул ук мисал итеп китергән карабодайга гына да бәя икеләтә, өчләтә артык булып торачак. Ә сатып алучылар өчен бу файдасыз, ә җитештерүчеләр өчен -- бигрәк тә, -- ди 1 нче номерлы ашлык продуктлары комбинаты директоры Ирина Матвеева.
Әлеге һәм башка проблемаларны, эшмәкәрләрнең сорауларын депутатлар теркәп барды. Аннары алар шәһәр кибетләренә, тармаклы сату нокталарына юл алды. Биредә депутатлар сатып алучылар фикере белән кызыксынды, товарларның сыйфаты белән танышты. Шунысы кызганыч, Бөгелмәнең "Магнит" һәм "Пятерочка" сату челтәрләрендә Татарстан продукциясе чама белән алганда бары тик 20 - 30 процент кына булып чыккан. Ә иң шатландырганы шул, республикада җитештергән товарны күпләп "Шифа" кибетендә саталар икән. Биредә сатуга чыгарылган азык-төлекнең 90 проценты -- җирле җитештерүчеләрнеке. Дәүләт Советы депутатлары әлеге мәсьәләләрне үз контролендә тотачак. Алар сатучылар һәм җитештерүчеләр арасындагы гамәлләрнең ачыктан-ачык алып барылуы яклы. Ни дисәң дә, без барыбыз да сатып алучылар булып торабыз. Ә халык теләге һәрвакыт алга чыгарыла.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа