9 август 2016 яңалыклары
-
Татарстан вәкиле, Бөгелмә егете Александр Красных Олимпия уеннарында 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә сигезенче булган
200 метрлы дистанциянең финалында Красных 1.45,91 күрсәткече белән сигезенче нәтиҗәгә ирешкән. Алтын медальне Кытайдан Сунь Ян алган, аның вакыты - 1.44,65. Көньяк Африка йөзүчесе Чэд ле Кло икенче, ә бронза медаль- америкалы Конор Дуайерда. Йөзү. Ир-атлар. Ирекле стиль. 200 м. 1. Сунь Ян (Кытай) - 1.44,65. 2. Чад Ле Кло...
-
Бөгелмәләр ачыклый:Кайда дөреслек?
Гоголь урамының 39 нчы йортында яшәүчеләр, редакциябезгә шылтыратып, проблемаларын сөйләгәч, мин алар белән очрашырга махсус бардым. Машинадан төшүемә, соңгы таяныч күреп, халык уратып алды үземне. -- Берүк булышыгыз, торак-комуналь хуҗалыгында безне ишетмиләр. Ел башыннан бирле подъездыбыз җыештырылмый, юылмый. Пычракка батып яшибез. Йортыбыз "Нефтяник" торак милекчеләре ширкәтенә керә, алар безгә хезмәт...
-
Татарстанда августта сириннәр чәчәк аткан!
Буа шәһәре Жорес урамындагы 108, 110 санлы йортларда яшәүчеләр әле май аенда гына шау чәчәктә утырган сириннәрнең августта тагын шәмәхә чәчәккә күмелүен күреп бик гаҗәпләнгәннәр. Әлбәттә, яшәүчеләр табигать бүләгенә бик шат, бигрәк тә хатын-кызлар. Ә менә элеккеге агроном Евгений Егоров әлеге хәлне аномаль күренеш дип саный. Сириннәрнең кабат чәчәк атуына...
-
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов эшеннән китә
Кичә узган пресс-конференциядә Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов пенсиягә китүен хәбәр итте. 8 ноябрьгә кадәр ул отпускта булачак. Үзенең чыгышында Рифкать Миңнеханов республиканың ЮХИДИ составына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җитәкче вазыйфасын Габдрахманов Ленар Ринат улы башкарачак. матбугат.ру.
-
Үзебезнекен сатып ал! Базар мөнәсәбәте – үз таләбе белән
8 август көнне шәһәр хакимиятендә җирле азык-төлек җитештерүчеләр белән Татарстан Дәүләт Советы депутатлары очрашты. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Ксения Владимирова, Бөгелмә муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнаштылар. Очрашуда сөйләшүнең төп темасы РФ сату эшенә кагылышлы 381-Ф3 Федераль Закондагы үзгәрешләр булды. "Единая Россия" партия фракциясе бу законга...
-
Мексикада җир убылган: 38 кеше һәлак
Мексикада җир убылу нәтиҗәсендә 38 кеше һәлак булган, дип яза BBC News. Җир убылуны Эрл тропик давылы китереп чыгарган. Корбаннарның күпчелеге, 28 кеше, илнең Пуэбла штатыннан. Тагын 10 кеше Веракрус штатындагы җир убылу нәтиҗәсендә һәлак булган, дип хәбәр итә чыганак. Пуэбладагы корбаннарның барысы да диярлек Уаучинанго шәһәрендә яшәгәннәр. Аларның өйләре...