Әйтәбез Нәүрүз!
Нәүрүз - ирани һәм төрки халыкларның уртак бәйрәме. Академик татар энциклопедиясендә дә Нәүрүз - татар халкы бәйрәмнәре исемлегендә.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотосы.
Ул "яңа көн" дигәнне аңлата. Яңа елны каршылау бәйрәме булып санала. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21 - 22 мартка туры килә.
Әйтәбез Нәүрүз!
Ярлыкасын Ходай,
Еллар килсен уңай.
Аның 1500 - 1700 еллык тарихы бар. Галим Баруди язганча, Нәүрүз - ул, иң элек, дәүләтчелекне саклау. Димәк, бу милләтебезне дә саклау дигән сүз.
Шундый әһәмиятле чара 7 март көнне Карабаш мәдәният йортында булып узды. "Нәүрүз гүзәле" дип аталган бик матур тамашада асыл кызларыбыз: бистәбездән Ләйлә Яминова, Гөлназ Гыйниятуллина, Кодаш авылыннан Ирина Заһидуллина, Габдрахман авылыннан Гөлия Галләмова бәйгенең танышу, хат язу, йомгак сүтү, әкият сөйләү, чәчтараш, ашсу әзерләү, артистлык осталыгы һәм Нәүрүзбикә киеме өлешләрендә үзләренең уңганлыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Мәдәният йорты артистлары Алмаз Галиев, Алинә Галиева, Эльвира Ибраһимова, Эльмира Мөбарәкшина, Мирзанур Зәкиев, Илнур Кәримов, Рәсим Яминов, Илназ Гыйззәтуллин, Алинә Сага, Риана Закирова һәм "Дуслык" (җитәкчесе - Әлфия Зарипова) белән "А-студия" (җитәкчеләре - Алинә һәм Алмаз Галиевлар) бию коллективларының чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде.
Менә жюри әгъзалары: мәдәният бүлеге белгече Лилия Кәримова, район мәдәният йорты сәнгать белгече Альбина Савина, китапханәче Әнисә Самученкова һәм журналист Фазыл Вәлиәхмәт бәйгегә йомгак ясадылар. Иң күп балл җыеп, "Нәүрүзбикә" исеменә Ләйлә Яминова лаек булды. Ирина Заһидуллина - "Яз алиһәсе", Гөлназ Гыйниятуллина - "Тамашачы симпатиясе", Гөлия Галләмова "Сөйкемле кыз" номинацияләрендә җиңүче дип табылдылар. Аларга Дипломнар, бүләкләр тапшырылды (рәсемдә).
Бу матур кичәне клуб директоры Гүзәл Фазуллина һәм Алмаз Галиев алып бардылар. Бәйгенең спонсорлары "Мәрхәмәт" хәйрия фонды (Рәмиз Корбанов), "Орифлейм" косметика компаниясе (Гөлназ Нурсәетова) булдылар.
Тормыш шартлары үзгәрү бәйрәмнәр дөньясын да үзгәртә, билгеле. Әмма киләчәктә дә бәйрәмнәребезнең сәламәт, халыкчан, милли рухын саклап калырга тырышыйк. Милли кием, милли ашсу, саф туган телебездә чыгыш ясаулар беренче планда торсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа