12 март 2014 яңалыклары
-
Язгы боз ышанычсыз ул
Иртә язда, бигрәк тә март-апрель айларында коткаручыларга боз ватылып, су астына төшеп киткән кешеләрне коткарырга еш туры килә. Язгы кояш нурлары астында сулыклардагы, елга-күлләрдәге бозлар көпшәкләнә, ныклыгы бетә. Бу чорда боз өстеннән йөрү аеруча куркыныч була башлый. Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма.
-
Гүзәл һәм кадерле затларга
"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә оештырылган "Теләктәшлек" клубы 6 мартта Яз бәйрәмен үткәрде. Кичәнең иң тәүге мизгеленнән башлап, кызлар гел игътибар үзәгендә булдылар. Егетләр алар өчен уен-көлкеле тамаша әзерләгән иде. Хатын-кызлардан башка сәхнәнең яме юклыгын аңлап, үзләре хатын-кыз күлмәкләренә киенделәр. Баянда көйләр тезмәсен башкардылар. Әнкәйләргә һәм әбиләргә карата...
-
Имамнар киңәште
7 март көнне шәһәребезнең үзәк мәчетендә ислам дине әһелләре җыелышы узды. Киңәшмә эшенә Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте рәисе урынбасары, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелек итте. Җыелышта шулай ук хокук саклау, янгын куркынычсызлыгы, миграция, федераль иминлек хезмәтләре вәкилләре, имамнар катнашты. Киңәшмә эшендә зур игътибар халык иминлеге мәсьәләләренә...
-
Әйтәбез Нәүрүз!
Нәүрүз - ирани һәм төрки халыкларның уртак бәйрәме. Академик татар энциклопедиясендә дә Нәүрүз - татар халкы бәйрәмнәре исемлегендә.