Яшь күңелнең саллы еллары
Хезмәттәшебез Гөлсинә Миһман кызы МОЗАФФАРОВАНЫҢ бүген күркәм юбилее. Газета битләрендә фамилиясе еш күренмәсә дә, газетабызның төп тоткаларыннан берсе ул Гөлсинә ханым. Газетаны вёрсткалау остасы. "Кем ул верстальщик?" - диючеләргә ачыклык кертик: хәбәрчеләрнең язмаларын, булган фотосурәтләрне, материал-мәгълүматларны газета битенә ничегрәк итеп куйганда, ул язманың мәгънәсе тирәнрәк ачыла, үтемлерәк була, укучыны җәлеп...
Хезмәттәшебез Гөлсинә Миһман кызы МОЗАФФАРОВАНЫҢ бүген күркәм юбилее.
Газета битләрендә фамилиясе еш күренмәсә дә, газетабызның төп тоткаларыннан берсе ул Гөлсинә ханым. Газетаны вёрсткалау остасы. "Кем ул верстальщик?" - диючеләргә ачыклык кертик: хәбәрчеләрнең язмаларын, булган фотосурәтләрне, материал-мәгълүматларны газета битенә ничегрәк итеп куйганда, ул язманың мәгънәсе тирәнрәк ачыла, үтемлерәк була, укучыны җәлеп итә ала - менә шулар турында уйлап, газетаның кыяфәтен тудыручы һәм аның күренешенең сыйфаты өстендә эшләүче була инде ул вёрсткалаучы. Г. Мозаффарова безнең "Бөгелмә авазы"н укучыга матур кыяфәтле, зәвыклы итеп ясап ирештерү өстендә инде өч дистә елга якын тырышып эшли. 90нчы еллар башында компьютерны беренчеләрдән булып үзләштергән белгеч буларак, инде күпме яшьләрне вёрсткалау серләренә өйрәтеп, олы юлга чыгарды. Беренче адымнарын Гөлсинә Миһмановна янәшәсендә атлый башлаган Алсу һәм Люцияләр хәзер әнә башкала газеталарында осталардан саналалар.
Ышанычлы хезмәттәшебез - кыен вакытларда беренче булып ярдәм кулы сузарга әзер торучы киң күңелле зат та әле ул. Ул: "Бу минем вазыйфага керми", - дип тора торганнардан түгел, корректорга да булыша, җаваплы сәркатипкә дә, башкаларга да... Эштә дә, сүздә дә төгәллекне, пөхтәлекне, дөреслекне ярата.
Бу ханымны якыннан белмәүчеләр аның никадәр киң күңелле, юмарт һәм олы йөрәкле, кешеләргә ни дәрәҗәдә хәерхаһлы көчле зат булуы турында мөгаен күз алдына да китерә алмыйлардыр. Җыйнак кына гәүдәле, мөлаем карашлы, йөзеннән елмаюы югалып та тормый торган бер кешегә шулкадәр сабырлыкны, тормышның бериш ирләре дә күтәрә алмастай сынауларын җиңәрлек түземлекне, авыр юллар аша үтеп тә, кешелекле булып кала алырлык көчне бирсә дә биргән Аллаһы Тәгалә!..
60 яшь... Күпме бу, әзме? Мөгаен, кешенең үзен ничек хис итүенә бәйледер. Кәефнең нинди булуына карап, бер көнне үзеңне яшь хис итәсең, әллә ниләр майтарырлык дәрт-дәрман бар кебек тоела, ә кайбер көннәрдә күңелне сагыш хисе биләп ала, узганга әйләнеп карыйсың да: "Шактый икән бит инде", - дип, елларыңның аз түгеллеген йөрәгең белән тоясың. Туган көндә, бигрәк тә түгәрәк санлысы килеп җиткәндә, бу хис үзен бигрәк тә сиздерә. Әмма моңсуланып утырырга вакыт юк - башланмаган эшләр бихисап, башлаганнарын җиренә җиткерәсе бар, ә киләчәккә планлаштырганнары - тагын да күбрәк.
Олуг юбилее көнендә без хезмәттәшебез Гөлсинә Миһман кызын ихлас котлыйбыз һәм аңа бары тик иң изге теләкләрне генә юллыйбыз. Сәламәт бул! Күңел кояшың балкып торсын - моңсу, караңгы һәм авыр уйларга урын калмасын. Тормыш дәвам итә - күңел түрендә йөрткән хыялларың чынга ашсын, Аллаһы Тәгалә сиңа да, газизең Альбинага да, якыннарыңа, туганнарыңа да бары тик хәерле юлларны ачып торсын, шатлыклар гына тоеп яшәргә насыйп булсын!
Ихтирам белән, хезмәттәшләрең -
"Бөгелмә авазы" редакциясе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа